Фотода - гасыр йөзе. Иске Мәлкән авылы чиркәве тарихы
Әлеге чиркәү турында Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан марафончы Лариса Әхмәтшина язды.
Минем кулымда узган гасырның 90 нчы елларында төшерелгән фото. Без белгәндә, ул Иске Мәлкән ааыл клубы иде. Элегрәк Яңа Мәлкәннең үзендә, Иске Мәлкәннең үзендә аерым клублар булган. Мин бәләкәй чакта да бар иде әле ул Яңа Мәлкәндә клуб. Соңрак аны яптылар, бинасы сүтелде, ике Мәлкәнгә бер клуб калды. Шунда концертлар куйдык, спектакльләр уйналды, вечерлар, җыелыш-кичәләр үтте. Аның үзенә генә хас исе бар иде, ул исне бернинди ис белән дә бутап булмый. Ул безнең балачак исе, балачак хәтере.
Ә 1930 нчы елларга кадәр бу бинада авыл чиркәве булган. Дөресрәге, ул чиркәү буларак салынган һәм дингә каршы көрәш елларында аны клуб итеп үзгәрткәннәр. Бер башына агачтан сәхнә өлеше белән грим бүлмәсе өстәлгән, икенче башына таштан котельный белән кинобудка салынган.
Иске Мәлкән авылындагы бу чиркәү Михайло-Архангель храмы дип аталган. Ул Уфа миссионерлык һәм Алабуга хәйрия комитетлары средствосына агачтан төзелгән. Чиркәү 1888 нче елның җәендә салына башлаган, бер елдан соң түшәменә кадәр күтәрелгән һәм 1890 нчы елда инде салынып беткән. Шул ук елның 4 нче ноябрендә изгеләндерелгән. Чиркәүнең 33 дисәтинә үз җир биләмәсе дә булган. Чиркәүдә хезмәт куйган руханилар казнадан елга 400 сум хезмәт хакы алганнар, мәхәлләдән дә керемнәре булган. Авылда чиркәү карамагындагы 4 еллык миссионерлык мәктәбе эшләгән, ул чиркәүдән ерак түгел аерым бинада урнашкан була. Шулай ук чиркәүгә авылдагы туку фабрикасы хуҗасы Варвара Михайловна да зур ярдәм күрсәтеп торган. Авылның бөтен балалары да мәктәптә укыган(минем әбием дә, аның туганнары да шушы мәктәпне бетергәннәр), хатын-кызлар өчен туку фабрикасында эш урыны булган. Шуңа да мәлкәнлеләр үзләренең белемлелеге, тормышларының хәллерәк булуы белән аерылып торган.
Иске һәм Яңа Мәлкәннәрне эченә алган мәхәлләдә барлыгы 2185 кеше яшәгән. Шуларның 1115 е ир-ат, 1070 е хатын-кыз булган.
Без үскәндә, ул, клуб булса да, халык, бигрәк тә өлкәннәр аны чиркәү дип искә ала, әбиләр Олы көндә, зур бәйрәмнәрдә кешегә күрсәтми генә аның янына барып белгәнен укый, тышкы яктан бүрәнә ярыкларына акчалар кыстырып китәләр иде. Шуңа күрә дә анда бүрәнә ярыгында гел акчалар була. Әбиләр безгә гел кисәтү ясап тора: клуб янында йомышыгызны йомышламагыз, сүгенмәгез, бүрәнәдәге акчаларны алмагыз... Клуб алдында зур гына агач бакчасы бар, анда үз вакытында чиркәү руханилары һәм аларның гаилә кешеләре күмелгән, дип сөйлиләр иде. Булгандыр, дөрес булмаса, кеше сөйләмәс иде. Бүрәнә ярыгындагы акчаларны алган малайларның төнлә саташуы, төшендә ниндидер әбиләрнең йодрык болгап куулары, инде чиркәү булудан туктагач, клуб вакытында кубып төшкән бер тактаны өенә алып кайткан апаның чирләп китүе һәм тагын бик күп хикмәтләр турында авылда сүзләр йөри иде. Хәзер дә хәтерләүчеләр бар әле аларны.
Хәзер бу бина юк инде. 2000 нче елларга кадәр клуб булып торды әле ул. Акчасыз, үзгәртеп кору заманнары килде, тузган бинаны ремонтлауның кирәген дә тапмадылар, кирәкле акча да булмагандыр инде. Шулай итеп бина яраксызга чыкты. Хәтерлим әле, 1990 нчы еллар дип истә калган, клубка концерт белән Нәфисә Василова килде. Концерт бара, тышта коеп янгыр ява, клуб түбәсеннән су ага, су аккан җиргә чиләкләр, табаклар кертеп куйдылар. Җырдан да ныграк тамчы тавышлары ишетелә. Шул шартта да Анфиса Васильева концертын соңгы җырына кадәр башкарып чыкты. Бу аның соңгы концерт турлары булды бугай инде...
Ишеге бикләнгәч тә берничә ел торды әле бу бина. Аннан аны әкренләп сүтә башладылар. Авыл халкы сүтмәде аны, сүтәргә кыймады, кулы күтәрелмәде. Читтән килеп авылыбызда йорт сатып алган кешеләр әкренләп сүтеп бетерде аны. Менә шундый фото бу, анда - гасыр йөзе.
(Язмамда, саннар һәм фактларны биргәндә, якташ тарихчыбыз Юныс Юсуповның архивтан алынган материалын файдаландым)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев