Зәйдән Малафеевлар гаиләсе СВОдагы улларына «УАЗ» машинасы һәм гуманитар ярдәм озатты
Зәйдән китүче «УАЗ» машинасы янында квадроцикл, мотоцикл, машиналарга тәгәрмәчләр, төзелеш материаллары, ягулык баклары, посылкалар урын алган иде. Мотоцикл белән квадроцикл Чаллы хәрбиләренә җибәрелде.
Машина алуда гаиләгә туганнары, күршеләре, Баграж һәм Югары Шепкә авыллары халкы, район хакимияте, Изге Макарий храмы ярдәм иткән.Иске Зәйдә яшәүче Малафеевлар гаиләсе мобилизацияләнгән улларына һәм аның хәрби иптәшләренә «УАЗ» (буханка) машинасы һәм гуманитар ярдәм озатты.
Баграж җирлегеннән маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре җибәрделәр. Чаллыдан Шәмсуллиннар гаиләсе «Булка» позывноен йөртүче улларына күп итеп посылкалар алып килгән.
«Беренче машинаны күбрәк үз көчебез белән алып җибәрсәк, монысын алуда бик күп кешеләр ярдәм итте. Район җитәкчелеге, туганнарыбыз, күршеләребез, Югары Шепкә һәм Баграж авылларыннан, Изге Макарий чиркәвеннән булышлык күрсәттеләр. Безгә ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу машинаның аларга хәрби тормышта бик кирәк булуын аңлыйбыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы улларыбызның сау-сәламәт туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез», — ди Алексей һәм Нина Малафеевлар.
«Амбал» позывноен йөртүче егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басты. Беренче «УАЗ» (буханка) машинасын аңа 2023 елның мартында җибәрделәр. Фронтта автомобильләр — хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле һәм мөһим әйберләрнең берсе. Ләкин, кызганычка каршы, алар дошман дроннары һөҗүме аркасында йөри алмаслык килә. «Амбал»га җибәрелгән беренче машина да «үз хезмәтен» үтәгән инде. Аны хәзер йөк машинасында кире алып кайтачаклар.
Акча җыюны Михаилның тормыш иптәше Ләйсән һәм энесе Иван оештырды.
«Юлга зур дулкынлану белән кузгалабыз. Анда безнең егетләр, абыем. Без монда алар аркасында тыныч тормышта яшибез. Абыем кечкенәдән яклаучым-саклаучым булды. Менә минем аңа ярдәм итәр вакытым җитте. Мин аңа булыша алганыма бик шат. Күрешү мизгелләрен түземсезлек белән көтәм. Аларга туган як җылысын җиткерәсебез килә», — ди Иван.
Руль артында Сарсаз-Баграж авылы егете Михаил Иванов. Беренче машинаны да «Амбал»га ул илткән иде, ярдәм кирәк булуын белгәч, бу юлы да читтә калмаган. Алар белән гуманитар йөкне Петр Зверев озата китте.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев