Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Зәй ягы рәссамы Андрей Кузьмин авыл музее турында картинаны ясауны видеода күрсәтте

Андрей Кузьмин этномәдәниятне ярата, шуңа бәйле рәвештә, картиналар ясый.

Бүген ул видео проектта бер яхшы картина ясау барышы белән таныштырырга булды. Проектның максаты – сәнгатьнең матурлыгын һәм иҗади процессның кызыклы якларын күрсәтү. Видеоның башында ул үзенең иҗат мохитен, кирәкле материалларны һәм инструментларны тәкъдим итте.

“Мин үзем – керәшен, үз нәсел җебемне беләм, хөрмәт итәм. Беренче картинамда авыл мәдәният йорты музеен  ясадым. Анда борынгы керәшен әйберләре саклана. Нәкъ менә шулар картина  ясарга илһамландырды мине. Видеода боларның барысы да – карандаштан тотынып, майлы буяуларга кадәр ничек ясалганы күрсәтелгән. Моның өчен барлыгы берничә сәгать вакытым китте. Эш авыр, әмма шул ук вакытта кызыклы да. Ашыгуның мәгънәсе юк, чөнки бик яхшы нәтиҗәгә ирешергә телим”,– ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев