Җырчы Вадим Захаров беренче мәртәбә «Алтын Барс» алды
8 март көнне Казан Экспоның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры-25» фестивале узды.
«Татар җыры» – җырчылар өчен иң көтеп алынган һәм иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. Ел дәвамында җиң сызганып эшләүче, заллар тутырып концертлар куючы җырчылар җыела монда. Быел «Татар җыры»ның юбилей елында, әлеге җырчылар исемленендә карендәшебез, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров та бар иде.
Бу – аның беренче «Алтын Барс»ы. Һәм Вадим бу кичтә 3 җыр җырлаучы бердәнбер артист иде. Ул «Әнкәй гөле»,«Кайтара алмам» һәм «Кайт син», җырларын башкарды. Тамашачы да яратты үзен, озак вакыт кул чабулар тынмады.
«Бүген – минем өчен истәлекле көн. Беренче тапкыр «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясап, беренче мәртәбә «Алтын Барс» сынын алдым. Соңгысы булмасын. Тамашачыма рәхмәт. Сезнең алкышларыгыз, җырларымны яратуыгыз миңа мотивация, алга барырга көч бирә», – дип язган Вадим үзенең социаль челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев