Владимир авылының «Корман» йоласы
Марафон кысаларында Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлова авылларында уза торган «Корман» йоласы белән таныштырды.
Әлеге тема чыгуга минем күз алдына «Корман» уздыру килеп басты. Чөнки әлеге йолага безнең авылда аеруча игътибар бар. Бу йоланы саклаучы, оештыручыларыбыз бар.
«Корман» ул гасырлардан килгән мәҗүсилек йоласы. Буыннан-буынга күчерелеп сакланган бәйрәм ел да зурлап үткәрелә. Түбән очта чөкери тыкырыгыннан төшеп, чишмә янында он, ярмадан «Быламык боткасы» пешерелсә, югары очта учып чишмәсе янында «тавык корманы» була.
Өч елга бер мәртәбә биектаудагы изге чишмә янында сарык чалалар. Анда ботка шушы ит шулпасына пешә. Әби-бабайлар сөйләве буенча, биектау чишмәсе янында элек заманда күрше Югары Сон, Яңа Сон, Владимир авылларыннан җыелышып үгез чала торган булганнар. Бу күренеш мөселман, христиан халкының үзара дус тату яшәгәнлеген, авыл җирендә авыр хезмәтне бергә башкарганлыклары турында сөйли.
Ә корман уздыру ул корылык килгәндә (һәтта елга берничә тапкыр да булырга мөмкин) янгыр теләү, табигать бәла-казаларыннан саклау, еллар иминлеген сорау кебек максат белән уздырыла. Кешеләр монда табын коралар, иман укыйлар, теләк телиләр.
Киләчәктә без әлеге йола турында тагын да күп мәгълүмәт туплап, керәшен дөньясына таныту максаты белән кыска фильм төшерү хыялы белән яшибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев