Урта Пәнәчедә җыен узды
Элҗен көнне Зәйнең Урта Пәнәче авылында җыен узды.
Рождество, Нардуган, Качману, Май чабу, Бәрмәнчек, Олы көн, Язгы Микула, Тройсын бәйрәме, Питрау, Спас, Покрау – болары яхшы таныш. Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйләп үткәрелә торган төрле йолалар, бәйрәмнәр шактый күп бит ул. Кызганыч, хәзерге вакытта авылларда ул борынгы йола-гадәтләрнең кайберләре онытылып та бара. Без алар турында олылар сөйләп калдырганнардан, китаплардан укып кына белә алабыз.
Элҗен (Илья көне) – керәшеннәрдә иң зур һәм дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе булып саналган. Ул һәрвакыт 2 августта билгеләп үтелә. Исеме православие динендәге Илья пәгамбәргә бәйле. Халык аны яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгырлар яудыручы, дип атый. Ул җиргә куркыныч көчләр дә, мул уңышлар да җибәрә ала икән. Элҗенгә кырларда иген өлгерә, ә көчле яңгырлар аны юк итәргә мөмкин. Шуңа да Илья пәгамбәрнең күңелен күрү өчен, ул табигый бәла-казалар китермәсен дип, бу көнне кырда эшләмәгәннәр, печән дә чапмаганнар, мал-туарны да көтүгә чыгармаганнар.
Менә Урта Пәнәче халкы да Элҗен көнне, бөтен эшне туктатып торып, җыен ясады. Башка елларны ул алданрак, Сабантуй белән бер вакытта уздырыла иде. Быел да халык 14 июньдә бәйрәмгә җыелган иде, әмма көчле яшенле яңгыр килеп, җыенны куып таратты. Аның каравы, бу юлы көн иртәннән кичкә чаклы чалт аяз, матур булды. Ә халык сынамышлары буенча, Элҗен җәйне тәмамлый, аннан соң яңгырлар ешрак ява башлый, диләр.
Батыр солдат Юрий Жаров
Җыен көндезге сәгать икедә башланып китте. Авыл халкын, килгән кунакларны Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров, авылның аксакалы Иван Комаров сәламләделәр. Иң әүвәл, махсус хәрби операциядә һәлак булган Урта Пәнәче егете, ефрейтор Юрий Жаровны искә алдылар. Ул беренчеләрдән булып алгы сызыкка китә, 2022 елның 9 декабрендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 2024 елның июлендә дошман белән бәрелештә һәлак була, Батырлык ордены белән бүләкләнә (һәлак булганнан соң). Юрий Анатольевич Жаров туган авылы зиратында җирләнгән. Җыенда солдатның якыннарына бүләк тапшырдылар. Хәзерге вакытта яу кырында булган авылдашларның гаиләләренә, солдатларга ярдәм итүче кешеләргә дә рәхмәт белдерделәр. Җыенга кунак булып килгән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да сүз башында шул хакта әйтте:
“Зәй районыннан барлыгы 62 машина гуманитар ярдәм җыеп җибәрдек, һәркайсы 20 тонналы. Алар бөтен фронт буйлап, Луганскийдан Херсонга чаклы узып, безнең районнан мобилизацияләнгән солдатлар янына Каховкага бардылар. Зәй районы буенча 33 урында маскировка челтәре үрү эше оештырылды, шул исәптән Югары Пәнәче авыл җирлегендә дә. Анда 700дән артык хатын-кыз катнаша. Бүгенге көнгә алар 9 меңнән артык сетка үреп, фронтка озаттылар.
Мин Урта Пәнәче җыенына ел саен килергә тырышам. Биредә халык бик тырыш, көчле. Бу авылдан легендар спортчы Василий Николаев чыккан. Ул спортның өч төре – милли көрәш, гер һәм штанга күтәрү буенча СССРның спорт остасы. Белүемчә, Василий Николаев – Советлар Союзында иң беренче булып милли көрәш буенча мондый югары дәрәҗәгә ирешкән кеше. Аның спортта җиңүләре бихисап. Тагын бер танылган көрәшче – Шамил Сәләхов. Ул да милли көрәш буенча спорт мастеры. Урта Пәнәчедә көрәшчеләр күп булган, хәзер дә бар”.
Уйна, дустым, гармуныңны
Керәшен көйләренә....
Җыен мәйданында, күңелләрне җилкетеп, милли көйләр яңгырый. Алып баручы Гүзәлия Гатина халыкны биергә, уеннарга чакыра. Әйбер кисү, капчык сугышы, кашык белән йомырка кабып узышу, чишмәдән су алып кайту, көянтә-чиләк белән йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, ике кеше бер капчык киеп йөгерү – уеннарның ниндие генә юк. Менә кайда үзеңнең җитезлегенне, кыюлыгыңны күрсәтергә була. Урта Пәнәчедә мин яңа төрле уен да күрдем. Ике команда чаңгыда узыша. Әмма чаңгылары гадәти түгел – дүрт кешелек. Дүрт кеше бер чаңгыга басып барырга тиеш. Тигезлек югала икән, барың да егыласың. Кызыгы шул. Карап торышка бик җиңел тоелса да, атлый башлагач шактый кыен икән – үзем йөреп карадым.

Уеннарның үзәгендә балалар кайный. Алар, аллы-гөлле күбәләкләр кебек, җыенны бизәп, әби-бабайларын шатландырып, һәр уенга атлыгып торалар. Аларга бар нәрсә кызык, мавыктыргыч. Ә балачакта алган тәэсирләр гомер буе онытылмый бит ул. Милли уеннарыбыз аша сабыйларыбыз шулай әкренләп халкыбызның йола-гадәтләре белән таныша. Киләчәктә бит бу бәйрәм-тамашаларны алар үзләре оештырачак.
Милли көрәш батыры “Дядя Вася”
Җыеннарның, Сабантуйларының төп ярышы, горурлыгы һәм күрке, һичшиксез, милли көрәш. Ир-егет үзенең көч-куәтен борынгыдан ук нәкъ менә мәйданда, халык алдында күрсәткән, көндәшләрен җиңеп, абруй казанган. Урта Пәнәче – данлыклы көрәш батыры “Дядя Вася” – Василий Николаевның туган авылы. Ул милли көрәш буенча биш тапкыр Татарстан чемпионы, Россия чемпионы, гер күтәрүдә – ике тапкыр Россия, өч тапкыр Татарстан чемпионы, штанга күтәрү буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы, сигез тапкыр Яр Чаллы Сабантуеның абсолют батыры! Кызганыч, легендар көрәшченең безнең арадан китүенә инде 15 ел. Әмма якташлары өчен ул һәрвакыт исән. Пәнәче төбәгендә “Дядя Вася” истәлегенә турнирлар үтә, җыеннарда милли көрәш ярышлары аның исеме белән башлана.
Менә алып баручы малайларны көрәшкә чакыра. Ярыш 10 яшькә кадәргеләр, 14 һәм 18 яшькә кадәргеләр арасында барачак. Иң кечкенә көрәшчеләрне мәйданга әтиләре алып чыга. Әти булганда нигә куркып торырга? Әнә шулай булачак җыен батырлары зур көрәшкә беренче адым ясыйлар. Бу бик мөһим. Ир бала үзен сынап карарга тиеш. Җиңелеп еласаң да, киләсе елга җиңәргә була бит.

Көрәшчеләр исемлеге элекке еллардагы кебек зур түгел. Яшьләр шәһәрләргә киткән, ә күп еллар мәйдан тоткан авыл батырлары олыгаеп бара. Эх, яшьрәк чагым булса, сөлге минем кулда булыр иде, дип, эчтән сызып утыра бит ул элек җиңү тәмен татыган көрәшче. Июнь ае җитте исә, аларның күңеле чабышкы ат кебек ярсый башлый. Ат дигәннән, хәзер авылларда ат чабышлары да кимеп бара. Иван Комаров әйтүенчә, бер елны Зәй Сабантуенда 37 ат катнашкан, ә Урта Пәнәчегә 43 ат килгән. Бу бит җыенның дәрәҗәсен күрсәтә.
72 яшьлек җыен батыры
Чү, мәйдан никтер кинәт шаулый башлады, халык кул чабарга тотынды. Менә бу көтелмәгән яңалык, ягъни сенсация ичмасам! Барчасын шаккатырып, көрәш мәйданына 72 яшьлек Петр Комаров чыккан икән бит. Күп тапкырлар авыл, район Сабантуйлары батырының соңгы елларда кулына сөлге алганы булмаган. Мондый көнне көрәшченең йөрәге түзәме соң?! Менә ул бер-бер артлы үзеннән күпкә яшьрәк көндәшләрен күтәреп ата һәм җыен батыры булып кала. Ул гына да түгел, 24 килолы герне егерме тапкыр күтәреп, Петр Комаров бу ярышта икенче урынны яулый, беренчедә – Валерий Фролов. Алып батырлар бар икән бит әле Урта Пәнәчедә!
Фәргать Хәмитов, милли көрәш судьясы (милли көрәш буенча Татарстан чемпионы, ике тапкыр Яр Чаллы Сабантуеның абсолют батыры): “Мин Урта Пәнәче халкын хөрмәт итәм. Беренчедән, минем әти-әнием бу авылда укытучы булып эшләгәннәр. Әтием Гаяз Әбүбәкер улы шушыннан Бөек Ватан сугышына киткән. Әнием Мөзәянә, сугыш елларында Урта Пәнәчедә эшләп, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итеп торган. Бер күп балалы гаиләдәге укучысына үз кулы белән сугыштагы әтисенең чикмәненнән пальто тегеп биргән. Михай дәдәй әнигә гел, «Сез бит мине ачлыктан һәм суыктан коткарып калдыгыз», дип әйтә торган иде. Бу авыл кешеләре минем әти-әниемне һәрвакыт ихтирам иттеләр, авыл агайлары, әтигә олылап, Әбүбәкерович, дип эндәшәләр иде. Рәхмәт аларга. Икенчедән, Урта Пәнәче көрәшчеләр авылы: “Дядя Вася” (Василий Николаев), Михей дәдәй, Иван Николаев, Иван Федотов, “Дядя Вася”ның улы Василий Николаев. Яшьләрдән Стас Николаевны атап була. Дядя Васяның энесе Алексей Николаев гер күтәрү буенча үз авырлыгында (60 кг) Россия рекордсмены булды. Ә дядя Вася 1971 елда әлеге спорт төре буенча Барнаулда узган РСФСР ярышларында беренче урынны алды һәм өч тапкыр рекорд куйды.

Комаровлар да көрәшчеләр нәселе. Иван Комаров бил алыша иде, Петр Комаров Мөслимнең абсолют батыры булды, үз үлчәмендә Зәй батыры исемен дә яулады. Ул сигезенче дистәне ваклап барса да, яхшы физик формада. Менә бүген дә, көндәшен чистага салып, җиңеп чыкты. Комаровлар көрәштә дә, эштә дә авыл яшьләренә үрнәк күрсәтәләр”.
Зинаида һәм Иван Комаровлар
Быелгы җыенның төп оештыручысы Иван Комаров гомере буе туган төбәгенә тугрылыклы калган зат. Урта Пәнәчедә туып-үскән, бүгенге көндә дә биредә гомер итә. Ул югары белемле зоотехник, Зәй авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт стажы – 47 ел, шуның 23 елы җитәкче вазыйфасында. 1978 елда ул җитәкләгән Бура-Киртә терлекчелек бригадасы районда икенче урынны яулый һәм Иван Комаров Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнә. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Россиянең һәм Татарстанның хезмәт ветераны медальләренә ия. Менә шундый уңган ирнең тормыш иптәше Зинаида Кузьминична да Пәнәче төбәгенең күренекле кешесе. Ул гомере буе балаларга аң-белем биреп, югары дәүләт бүләкләренә лаек булган, Хезмәт Даны ордены кавалеры. Кызганыч, Зинаида Комарова хәзер безнең арада юк, әмма ядкаре булып менә шушы җыен урыны калган. 2013 елда аның башлангычы белән авыл апалары мәйдан тирәли дүрт рәт агач утыртып чыгалар. Бу эштә Нина Егоровна Лукьянова да катнаша. Жыенда ул халык алдына чыгып, үзе язган шигырен укыды:
Сабантуйны әйләндереп
Утырттык без агачлар.
Агачларның ниндиләре!
Бары юк алмагачлар.
Агачлар да акрынлап,
Киткән сыман яңарып.
Авылдашлар карап уза,
Җаннарына ял алып.
Җитмеш яшьлек әбиләрдән
Калсын, дидек, истәлек.
Җыеннарда утырганда
Сөйләрсез искә алып.
Агачлар матур гына үсеп китәләр, тик менә Зинаида Кузьминична үзе шул елның көзендә гүр иясе була. Нина Егоровна аңа да бәет багышлый:
Чибәр идең, уңган идең,
Көләч иде синең йөзләрең.
Кем уйлаган, 60 яшьтә
Булыр диеп, соңгы көзләрең.
Кызларыңа булдың яхшы әни,
Иптәшеңә булдың таяныч.
Бер хәл итә торган түгел, –
Язмышларың булды аяныч.
Агач утыртырга ниятләп,
Бардык без урманнарга.
Истәлегем булсын, дигәнсеңдер,
Үзеңнән калганнарга.
Син утырткан агачларны
Җил-давыллар каерды.
Ачы язмыш сине бездән
Мәңгелеккә диеп аерды.
Ишегалдың тулы чәчәк иде,
Үсә иде алар елмаеп.
Соңгы юлга сине озатканда
Гөлкәйләрең калды моңаеп.
Авылдашлар
Урта Пәнәче җыенының тагын бер матур традициясе бар. Ул да булса, яшь парларны, яңа туган сабыйларны һәм юбилярларны котлау. Быел да аларның һәркайсына бәйрәм бүләге әзерләнгән иде. Юбилярларның берсе Елена Семеновна Комаровага быел 70 яшь тулган.
“Мин бу авылның килене. 1980 елның декабрендә килен булып төштем. Аннан Чаллыда яшәдек. Пенсиягә чыккач, авылга кайттык һәм өй җиткердек. Урта Пәнәчене мин бик яратам. Халкы бик яхшы, табигате дә бик ямьле. Тәрәзәбездән биек таулар күренеп тора. Бирегә җиләк җыярга бик күп кеше килә. Матур безнең авыл”, – дип сөйләде Елена Семеновна.
Урта Пәнәченең иң өлкән кешеләреннән берсе - Николай Макарович Тимофеев . Аңа 16 сентябрьдә 93 яшь тула. Николай Макарович быел җыенга төшмәде, без аны өенә барып күрергә булдык. Каршыбызга төп-төз атлап, мәһабәт буйлы кеше килеп чыккач, мин соклануымны яшерә алмадым. Аны йөз яшенә бара торган аксакал димәссең дә – күзе күрә, хәтере яхшы.
“Мин 1932 елда бу авылда тудым, әтием Макар, әнием Гликерия исемле. Без 10 бала идек. Гомерем буе почтада эшләдем, башта үзебезнең авылда, 1958 елдан Зәй почта бүлегендә. 1999 елда эштән киттем. Туган авылыбызда яшибез. Биш балабыз, 10 оныгыбыз, оныкчыкларыбыз бар. Авылымны бик яратам, яратмасам монда яшәмәс идем. Авылдашларны Җыен бәйрәме белән котлыйм, исәнлек-саулык телим”.
Гомере буе туган җирендә хезмәт куйган Михаил Васильевич Комаров та авылдашларына бәйрәм сәламнәре тапшырды:
“Еллар имин булсын. Безнең әти Бөек Ватан сугышына киткәндә мин яшь ярымлык булып калганмын. Без ике игезәк идек. Бездән алда тагын дүрт бала. Әни Ефросинья исемле иде. Әти 1942дә Воронеж тирәсендә һәлак булган. Шушы нигездә тудым, 84 яшькә чаклы яшим менә. Колхозда дуңгызлар да карадым, шофер да, слесарь да, тимерче дә булдым. Ялгызым дүрт баламны үстердем. Авылдашларга сәламәтлек, татулык телим”.
Җыен кунаклары
Җыенга Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләреннән, Казаннан, хәтта Мәскәүдән дә кунаклар кайткан иде. Авыл чирәмендә үтә торган чын бәйрәмне сагынып кайтабыз, диләр алар. Җыен кунаклары бик теләп үз фикерләре белән дә уртаклаштылар.
Гүзәл Сәгыйтова:
“Мин бу авылны егерме еллап беләм. Керәшен халкы бик кунакчыл. Кайсы йортка барып керсәң дә, ачык чырай белән каршы алалар, соңгысын да чыгарып куярга әзер алар. Өстәлләре һәрвакыт тулып торыр. Сине бер күрсәләр, икенче тапкыр туганың кебек каршы алалар. Мин күп тапкырлар аларның җыеннарын, туйларын, юбилейларын алып бардым. Бүген кунак булып килдем. Бәйрәм бик матур бара. Тик менә керәшен халык җырлары җитеп бетмәде кебек. Җыен булгач, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен дә күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм”.
Лилия Васильева:
“Без минем туганым Владимир Маракинга кунакка кайттык. Тутабыз Нина Егоровна Пәнәче мәктәбендә укытучы булып эшләгән иде. Җыенга ел саен чакыралар, рәхмәт. Быел безнең белән Татарстанның атказанган артисткасы Зинаида Васильева да килде. Ул Зәй кызы, танылган гимнастка-акробат, озак еллар Казан, Мәскәү циркларында эшләде. 21 яшендә атказанган исеме алган артист ул безнең. Бәйрәмгә һәр елны кайтабыз. Бу юлы халык азрак булды, ишетми калганнардыр. Хәбәрне алданрак таратырга кирәк. Минем үземә бәйрәмнең авылча үтүе ошый. Исеме дә әйбәт. Җыен туган-тумачаны, дусларны җыя”.
Җаңгырасын җырларыбыз
Җыракка ла ай-һай-һай…
Урта Пәнәчедә җыенны 2000 елларда Шамил Сәләхов яңартып җибәрә. Авыл халкы аңа газ кертергә ярдәм иткәне өчен дә, борынгы бәйрәмне саклап калганы өчен дә бик рәхмәтле. Шамил Салих улының балачагы, үсмер еллары шушы авылда үтә. Хезмәт юлын Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагында башлый, күп еллар Зәй металл конструкцияләр заводын җитәкли. Татарстанның атказанган төзүчесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры, танылган көрәшче. Урта Пәнәче халкы үзенең күренекле улын онытмый, быел да җыенда якташлары аны юксынып искә алдылар.
Мөнир Туктаров, Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы:
“Җыенның тарихы борынгы. Ул кыр эшләре төгәлләнүгә багышланган йола бәйрәме, Пасхадан соң 50 көн узгач үткәрелә. Совет заманында аны Сабантуе дип йөрттеләр. Безнең чорда, кешеләр тарихи үткәннәрне искә төшерә башлагач, Шамил Сәләхов бәйрәмне яңадан җыен дип атарга тәкъдим итте. Авыл халкы моны хуплап каршы алды. Әнә шулай, җыен Урта Пәнәчедә генә уза торган олы бәйрәмгә әйләнде. Аның даны якын-тирә шәһәр-авылларга да таралган. Кунаклар күп кайта. Бу якташларның очрашу-аралашу көне. Быел җыенны авыл активы – Иван Комаров, Петр Комаров, Фәргать Хәмитов, Геннадий Сергеев, шәфкать туташы Галина Николаева, мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина һәм башкалар белән оештырдык.
Тормыш-көнкүрешкә килгәндә, хәзер Урта Пәнәчедә 96 хуҗалык бар, 120дән артык кеше яши, күпчелеге өлкәннәр. Авыл олыгаеп барса да, әле тормыш гөрли. Халык бик тырыш – бакчасын да тота, терлек тә асрый. Авыл халкы беркайчан да китереп биргәнне көтеп утырмады, үз көнен үзе күреп, үзенекен булдырырга тырышып яшәде. Яшьләр шәһәргә барып эшлиләр. Балалар Кадер гомуми белем бирү мәктәбендә укыйлар, аларны автобус йөртә. Медпункт эшләп тора. Халыкны көнкүреш товарлары белән тәэмин итү өчен көн саен автолавка килә. Тик менә клуб юк. Бу мәсьәләне без күптәннән күтәрәбез, район җитәкчелеге дә белә. Әлегә хәл итә алмадык”.
Урта Пәнәче – Зәй төбәгенең борынгы авылларыннан берсе. “Зәй энциклопедиясе» авторы, туган як тарихчысы Владимир Малахов әйтүенчә, авыл XVIII гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Аңа Түбән Каманың Зур Афанас авылыннан чыккан руслар һәм Карман авылыннан килгән татарлар нигез салган. Тора-бара халыкнең теле татарлашкан, алар православие динен кабул иткәннәр. Урта Пәнәчедә яшәгән борынгы нәселләрнең берсе Красильниковлар булган. Танылган конструктор, техник фәннәр докторы Юрий Георгиевич Красильников (1931 елда туган) шул нәселдән чыккан. 1917 елгы революция алдыннан авылда 108 йорт булып, 627 кеше яшәгән. Алар шәхси милек хокукында 738 дисәтинә җир тотканнар, бу һәр гаиләгә уртача 7 дисәтинә җир дигән сүз. Ә бер дисәтинә ул 1,09 гектарга тиң.
Менә шундый авыл ул Урта Пәнәче. Аның шанлы үткәне, тырыш халкы, күренекле кешеләре, бөтен республикага мәгълүм Җыен бәйрәме бар. Киләчәге дә якты булсын.
Римма Солтанова,
Татарстанның атказанган матбугат һәм
массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Фотолар: Заинск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев