Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Укучылар милли мәдәниятләр бәйләнешен өйрәнә

Казан шәһәренең 187нче күп профилле лицеенда «Радуга РИТМа» дип исемләнгән халыклар дуслыгы этнографик фестивале узды.

Әлеге чара «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Анда укучылар һәм аларның әти-әниләре Россиядә яшәүче халыклардан 59ының (шул исәптән, керәшеннәрнең дә) бай культурасын, милли үзенчәлекләрен һәм тарихын күрсәтте. 

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары — Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина, Казан шәһәренең башка мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре. Алар фестивальдә эксперт вазифасын башкарып, укучыларның хезмәтен бәяләделәр.

Бурятия республикасындагы Улан-Удэ шәһәренең 1нче лицей-интернатыннан да делегация килгән, алар матур композиция күрсәттеләр. Узган ел 187нче лицейдан укытучы Ләйсән Абакаева җитәкчелегендәге бер төркем укучылар Бурятиядәге фестивальдә катнаштылар. Хәзер бу ике уку йорты, үзара килешенеп, хезмәттәшлек итә, тәҗрибә уртаклаша, бергәләп эшли. 

«Радуга РИТМа» фестивален ачу тантанасында лицей директоры Гөлнара Галиева әлеге чараны инде берничә ел дәвамында уздырулары турында әйтеп үтте. «Безнең лицейдагы укучылар һәм укытучылар — бик күп милләт вәкилләре. Алар тату, бердәм булып укыйлар һәм белем бирәләр. Этнография фестивале кысаларында 63 класс укучылары Россиядә яшәүче халыклардан 59ының милли байлыгын экспертлар игътибарына тәкъдим итә. Алга таба фестивалебезне тагын да киңәйтеп, зуррак масштабларда үткәрергә телибез», — дип сөйләп, үзләренең уй-ниятләрен дә җиткерде Гөлнара Габбасовна.

Лицейның 63 классы билгеле бер халык буенча күргәзмә-экспозиция әзерләгән. Укучылар шул халыкның тарихы, милли культурасы, йола-гадәтләре турында театральләштерелгән формада, халык җырлары һәм биюләре аша күрсәтте. Шулай ук, биредә һәр халыкның милли ашы, декоратив сәнгате дә тәкъдим ителде. 
Укучылар әзерләгән экспозицияләрне карап чыкканнан соң, Людмила Белоусова үзенең таң калуын әйтте.

«Безнең мәдәни үзәк — лицей белән нык хезмәттәшлектә. Биредә югары белемле, игътибарлы педагоглар эшли, ә укучылар шундый кызыксынучан һәм бик тә креатив. Бу этнографик фестивальнең гомере озын булсын, тагын да киңәйсен. Ә без, үз чиратыбызда, укучыларга керәшен мәдәниятен өйрәнүдә ярдәм итәрбез», — дип сөйләде үз чыгышында Людмила Белоусова.

Этнографик фестиваль нәтиҗәләре буенча, Гран-при, призлы урыннар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. 

Мондый фестивальләр республикабызда яшәүче халыклар арасында толерантлык һәм хөрмәт формалаштырып, яшьләрне төрле милли мәдәниятләрнең үзара бәйләнеше традицияләрендә тәрбияләүдә уңай алым булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев