Түбән Каманың керәшен музеенда 300дән артык экспонат урын алган
Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен музеенда Актүбә, Чәбия, Келәтле, Балчыклы, Кече Җирекле, Олы Аты кебек керәшен авылларыннан җыелган экспонатлар урын алган.
Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортына килүчеләр керәшен музеена керми калмый. Керәшен музеена нигез салучыларның берсе — гомере буе укытучы булып эшләгән Анна Бутяева. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә укытканда Анна Гурьевна редакциягә рәсем альбомы күтәреп килде. Альбомның һәр бите бер керәшенгә багышланган: фотосы ябыштырылып, тормышы турында язылган. Дәрестән соң, ул үзе татар теленә өйрәтүче балаларны алып, бер генә урам булып калган Актүбә авылына йөргән. Бер баруда ике-өч өйгә кереп, керәшеннәрнең йолаларын, бәйрәмнәрен, җыруларын альбомга язганнар. Берьюлы, мәктәптәге туган якны өйрәнү музеена кую өчен кешеләрдән үзләренә кирәкмәгән иске әйберләр дә җыйганнар. Анна Гурьевна ремонт вакытында ул әйберләрне бүлмәдән чыгаргач, кайсы кая таралып беткәнен дә әйткән иде.

19нчы мәктәптә укыткан елларында да керәшен музее оештыру уе белән янды ул. Бу мәктәптә керәшен үзәге ачылу тантанасында Анна Гурьевна андагы һәр экспонат турында озаклап сөйләде. Экспонатлар арасында үзенең туган авылы Мәләкәстәге (Тукай районы) Уный әбисеннән күчереп алып ясаган тамакса да бар иде. Шулай ук, Зоя Горшунова китергән бистәрләр, күлмәкләр салынган сандык та. Укытучы аңа «Сандыкта кызлар сере сакланган» дип, язып та куйган. Пәлти Микайласының иске гармунын да кадерле урынга куйган иде…
Заманында Анна Гурьевна берәмтекләп туплаган экспонатлар хәзер Халыклар дуслыгы йортындагы керәшен музеенда урын алган. Бүгенге көндә анда 300дән артык экспонат бар. Шушы көннәрдә генә редакциябез журналисты Алиса Әхмәтшина бу музейда булды. Музей белән аны җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова таныштырган.

Алиса Ахметшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев