Түбән Кама укучылары керәшен киемен өйрәнә
Түбән Кама шәһәренең А. Шаповалов исемендәге 31нче лицеенда II муниципаль «Народный костюм» — «Милли кием» конкурс-конференциясе узды.
Дарья Иванованың эше «XIX гасырда авыл җирендәге керәшен һәм татар ирләренең кием үзенчәлекләре һәм аларны реконструкцияләү» дип атала. Ул ике милләтнең кием үзенчәлекләрен чагыштырып өйрәнгән.
«Милли киемнәр – катлаулы һәм озакка сузылган тарихи процесс нәтиҗәсе. Тикшеренү барышында традицион татар ир-ат киеме үзенчәлекләрен, аның элементларын өйрәнеп, керәшеннәрнеке белән чагыштырдым», – дип сөйләгән ул үз чыгышында.
Василиса Степанова «Түбән Кама һәм Менделеев районнарындагы керәшеннәрнең кием үзенчәлекләре» дигән темага чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат булган. Василиса фикеренчә, элгәреге милли кием музей экспонаты гына түгел, ә борынгыларның көндәлек тормышы үзенчәлекләрен чагылдыра торган тарихи реликвия.
«Эшемнең үзенчәлегенә килгәндә, мин өйрәнү өчен элгәреләр киеп йөргән киемнәрне алдым. Мәсәлән, хәзерге Менделеевск районының Иске Гришкин авылында 1926 елда туган карт әбием Анна Алексееваның күлмәге, Түбән Кама районының Олы Аты авылыннан 1897 елгы Ирина Байрашованың киемнәре. Шулай ук, Менделеевск районының Бөрешле авылында 1874 елда туган Акулина түтинең күлмәк өлгесе буенча эшләнгән һәм мәктәп музеенда саклана торган материалларны кулландым», – дип сөйли Василиса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев