Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Түбән Биш авылы мәктәбе турында яңа китап дөнья күрде

Бу китапта Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбе тарихы турында язылган.

Китап авторлары Рәфис Шәймәрданов, Лидия Голубева (Иванова), үзләре дә шунда белем алган мәктәпләренең 145 еллык юбилеена багышлап чыгардылар. Бәялүчеләре педагогика кафедрасы профессоры Р.Маликов; доцент, педагогика фәннәре кандидаты Ф.Газизова.

Авылның өлкән яшьтәге һәм яшь буын вәкилләрендә авылына, аның халкына, укыган мәктәбенә, туган ягына, анда белем алып танылган шәхесләренә, белем биргән укытучыларына карата хөрмәт- ярату хисләре, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан язылган китап бу.

«Соңлап тотынган бу хезмәтнең сәбәбе 1945 - 1980 елларда Түбән Биш авылында яшәгән, мәктәбендә эшләгән, укыган якташларым белән аралашып, ул замандагы матур күренешләрне хәтеремдә яңартып оныталмаслык образларны тарих битләренә теркәү һәм аларга зур ихтирам, рәхмәт йөзеннән язмый калдыруга хакым булмаганлыктан! Бу документаль истәлекләр туган җиренә, халкына, кеше язмышына битараф булмаган якташларым өчен зур табыш һәм аларга файдасы булырына ышанам!», – дип әйтә Лидия Голубева (Иванова).

Әлеге китапты безнең редакциябезгә дә бүләк иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев