Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Түбән Биш авылы китапханәсендә замана геройларына багышланган күргәзмә ачылды

Әлеге иллюстратив-әдәби күргәзмә махсус хәрби операциядә, Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларына багышланган.

Зәй районының Түбән Биш авылы китапханәсендә заман геройларына – махсус хәрби операциядә, Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларына багышланган иллюстратив-әдәби күргәзмә ачылды. Анда алар турында язылган истәлекләр, фотолары һәм китаплар куелган.
Һәр китап – тарихи вакыйгаларга, кешеләрнең язмышына һәм үткәннән өйрәнергә тиешле сабакларга тәрәзә ул.


“Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы егетләребез. Яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, без әлеге күргәзмәне оештырдык. Максатыбыз китап укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатларын, толерантлык тәрбияләү. Күргәзмә буыннар бәйләнешен ассызыклый, тарихи хәтерне сакларга һәм илне саклаучыларга хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Ул батырлык һәм фидакарьлек кебек мөһим кешелек сыйфатлары турында уйланырга рухландырырга тиеш”,– диде китапханәче Лариса Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев