Теләче ягыннан Петр Михайлов сынауларны сынмый гына җиңеп чыккан сугыш чоры баласы
Керәшенчә марафонда катнашучы Елена Данилова Теләче районының Тәмте авылында туып үскән, Мәскәүдә яшәүче туганы Петр Михайлов турында язды.
Үзенең гадилеге, тырышлыгы белән күңелгә якын кешеләр була. Авылдан 14-15 яшендә чыгып китсә дә, ел саен туган ягын сагынып кайта ул. Ерак араларны якын итеп, авыл бәйрәме «Казанский»га кайтмый калганы юк аның. Мәскәү каласында яшәүче туганыбыз — кайнатамның икенче буын туганы турында сүзем.
Михайлов Петр Игнатьевич — 1938 елның 6 сентябрендә, Теләче районы, Тәмте авылында туган. Сугыш чоры баласы. Ярлы яшәсәләр дә, гел 5легә генә укыган ул. Әни-әтисе укый белмәгәннәр. Ә менә җырак бабасы — Ермолай Павлович укымышлы кеше булган. Беренче Бөтендөнья сугышыннан исән кайткан, капрал дәрәҗәсен биргәннәр. Ә БВС вакытында, авыл советы председателе булып торган.
Авылдан 14-15 яшендә чыгып китсә дә, ел саен туган ягын сагынып кайта ул. Ерак араларны якын итеп, авыл бәйрәме «Казанский»га кайтмый калганы юк аның. Мәскәү каласында яшәүче туганыбыз – кайнатамның икенче буын туганы турында сүзем.
Петр Игнатьевич, 15 яшендә бернәрсәсез чыгып китеп, педагогия училещесына укырга керә. 2 ай укыганнан соң, акча җитмәү сәбәпле, төзелештә эшли башлый. Ләкин укырга омтылыш көчлерәк була, «Ремесленник»лар училещесында 2 ел белем ала. Буш вакыты булса, төрле түгәрәкләргә дә йөри. Шул ук вакытта «Военный»училещега керү турында да хыяллана. Инде укырга кердем дигәндә генә, авырлыгың җитми, икенче елга килерсең дип кайтарып җибәрәләр.
1957 елда армиягә китә. Казахстан якларында хезмәт итеп кайткач, Мәскәүгә юл тота ул. МГУ ның биология факультетына укырга керә. Аннан энергетика университетына күчә. Укыган вакытта, «Заготовочный фабрика»да эшли. Укып бетергәч, Германиягә җибәрәләр. Космонавтика өлкәсенә зур өлешен керә аның ул вакытта. Орден белән бүләкләнә.
Лаеклы ялга хәтле 30, пенсиягә чыккач, тагын 20 ел политехник колледжда укыта.
Гади генә гаиләдән чыккан, белемгә омтылган, тырышлыгы, үҗәтлеге, әрсезлеге аркасында зур дәрәҗәләр алган авыл баласы...4-5 яшендә генә йөри башлаган, рахит белән авырган. «Инде булмас, бу бала», дисәләр дә бирешмәгән, сынауларны сынмый гына җиңеп чыккан.
Питер бабабыз бүгенге көндә бассейнда йөзә, спортзалга йөри. Иртән 2 сәгать йөгереп кайта. Безнең өчен үрнәк шәһес ул, асыл зат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев