Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстанда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре көне билгеле

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре Россия Мәгърифәт министрлыгы рекомендацияләре буенча узачак. Укучылар 24 майда һәм 28 июньдә мәктәп белән саубуллаша.

 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда чыңлаячак, ә укуны тәмамлауга багышланган чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Казан хакимиятеннән белдерелгәнчә, шәһәрнең чыгарылыш кичәсе көне әлегә расланмаган. Аның урыны һәм вакыты турында соңрак игълан ителәчәк.

Быел Татарстан мәктәпләрен 15 меңнән артыграк укучы тәмамлый. Узган елгы күрсәткечтән (14,3 мең) зуррак сан бу. Казанда гына да 5,4 мең егет-кыз мәктәп белән саубуллашачак.

Узган елда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә «Татнефть- арена»да узган иде. Республика башкаласында 20 мең егет-кыз өчен соңгы кыңгырау чыңлаган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев