Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 мартта яңадан эшли башлый.

Ярминкәләр 15 марттан  27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XXV съездында шулай дип белдерде.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңадан үткәрә башлау турында күрсәтмәсе килде. Муниципаль берәмлекләргә аңа әзерләнергә кирәк. Өстәвенә, Рөстәм Нургалиевич күрсәтмәсе белән фермерларның командировка акчалары, логистика чыгымнары каплана», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Җәббаров татарстанлылар арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ихтыяҗ зур булуын искәртте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев