Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта
Татарстанда, көннәр шактый ук салкынча торганнан соң антициклон үтеп керү сәбәпле, сизелерлек җылытачак.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда 15 апрельдә республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3…-+2 градус (көнчыгыш районнарда -4 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы +12…+17 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Чәршәмбе – 16 апрельдә иртән һәм төнлә аз гына яңгырлар көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+19 градус, төнге сәгатьләрдә +4….+9 градус күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе – 17 апрельдә республикада коры һава саклана. Көндез +10…+15 градус, ә инде көнбатыш һәм көньяк районнарда +20 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә +3…-2 градус.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга – 18 апрельдә республикада аз гына яңгыр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +13…+18 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә – 19 апрельдә явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15…+20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев