Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Шүрнәктә шүрәле яшәгән?

Алабуга районындагы Олы Шүрнәк китапханәчесе Фәридә Данилова үзләренең авыл тарихы һәм уңган халкы турында видео-сюжетлар ясый. Чираттагы видеоязмасы —Олы Шүрнәк авылына кагылышлы риваять турында.

— Күптән түгел авылыбыз тарихы, аның уңган халкы турында видео-сюжетлар ясау фикере килде. Мондый видеоны карау кешеләр өчен кызык та, файдалы да. Болар барысы да авылыбыз турындагы хикәятләр киләчәк буынга да җитсен дигән максат белән эшләнде. Сюжетны Олы Шүрнәк авылының үткәне белән танышудан башладым. Шүрнәкнең барлыкка килүе XVII гасырның 80нче елларына туры килә. 2024 елны безнең авылдашыбыз Илнур Сафиуллин Шүрнәк тирәсендә бик күп качлар, элгәреге акчалар таба. Шуларның берсе — 1719 елгы. Ул көмеш тәңкәгә ясалган бөркет тә, акчаның сугылган елы да ачык күренә. 

Безнең якның элгәреге гаҗәеп матурлыгы турында өлкәннәрдән дә ишетеп беләбез. Алар үзләренең яшьлек елларын искә төшереп, еш кына Шүрнәкчек елгасына төшүләрен сөйлиләр. Аның күңелгә ятышлы иркенлек, һәм искиткеч табигате үзенә тартып, урманлы ярларыннан үзенчәлекле салкынлык бәреп торуын да әйтә алар. Ярларыннан елгага кадәр иелгән агач ботаклары да үзенчә бер ямь биргән. Алар арасында биек усак, нарат агачлары үскән, каеннар да очраштыргалаган. Әлбәттә, болыннарында өлгергән җир һәм кура җиләкләрен, карлыган, шомырт, балан куакларын да искә алалар. Элгәреге үтә алмаслык караңгы урманнары да шактый күп булган. Ә елгадагы су урман шәүләсеннән кара булып күренгән. Шүрнәк авылы халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бөртекле ашлык җитештерү белән бергә, алар җитен һәм киндер үстергәннәр. Үзләренә кием-салым тегү өчен, тукыма тукыганнар. Уртача тормышта яшәгәннәр һәм үз көнкүрешләреннән канәгать булганнар. Хуҗалыктагы ат — гаиләнең тукландыручысы. Атлы кеше хәлле кеше булып исәпләнгән. Хуҗалар атларын болынлыкта йөрткәннәр. Качмасыннар өчен, аларны болынга тышаулап җибәргәннәр. 

Берара ат асраучылар үзләренең маллары кыерсытылып кайтуын сизеп алалар. Тикшерер өчен, атларның өсләренә сумалага охшаш сыеклык буяганнар һәм күзәтә башлаганнар. Беркөнне бер хуҗаның аты үзе генә түгел, аркасына «шүрәле» ябыштырып кайтып кергән. Ирләр аны тотканнар, әйбәтләп «аңлатканнар». Ә «шүрәле», имеш, авыл халкын каргаган: «Сусыз тилмерсәгез иде!». 

Шуннан соң, елга суы кипкән, бары тик ике кое гына калган. Авыл халкы уйлавынча, әгәр Шүрнәк XVII гасырда ук барлыкка килгән булса, татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукайның 1907 елда язылган «Шүрәле»се дә элгәреләрнең сөйләүләреннән чыгып язылгандыр. Бәлки әле ул шигъри әкият язылуга шушы шүрәле сәбәп булгандыр да, чөнки сүз җирдә тиз тарала бит. Болар — безнең тарих. Авылларыбыз барлыкка килү турындагы легендалар, хикәяләр, әнә шулай, буыннан-буынга күчеп килә. Әйткәнемчә, Шүрнәк һәм күршедәге Дөм-Дөм — урманга бай авыллар. Элек бу авылларда татарлар, удмуртлар, керәшеннәр яшәгәннәр, диләр. Удмурт телендәге «шур» — елга, ә «нәк» сүзе түбәнлек дигәнне аңлата. Керәшеннәрдә исә аны елга үзәне диләр. Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан булу ихтималы бар.

* * *

Фәридә Данилова 35 ел элек керәшен егете Иван Даниловка кияүгә чыга. Читтән торып, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының китапханә бүлеген тәмамлый. 2009 елдан Олы Шүрнәктә китапханәче булып эшли. Үз хезмәтен яратып, халыкны да китапханәгә тартучы Фәридә авыл тарихы, халык йолалары белән дә кызыксына. Ире белән алар бер кыз һәм бер ул үстергәннәр. Фәридә белән Иван Даниловлар бүгенге көндә өч оныкларына сөенеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев