Сарсаз-Баграж үзешчәннәре спектакль куйды
Районкүләм «Театр призмасы аша батырлык» фестивале кысаларында Сарсаз-Баграж үзешчәннәре Аяз Гыйләҗевның «Яра» исемле әсәрен сәхнәләштерде.
Инсценировкасын аяз Гыйләҗевнең улы Мансур төзегән бу спектакльдә вакыйгалар сугыш бетеп, ике ел вакыт узганнан соң, Сөләйман белән Зөләйха гаиләсендә бара.
Аларның дүрт уллары да сугышка китә. Өч уллары өчен кара пичәтле кәгазь алалар. Бөтен өметләре, ышанычлары – 19 яшьтә сугышка киткән уллары Габдуллада. Алар сагынып, өметләнеп шул улларын көтәләр. Габдулла сугышка китәр алдыннан сөйгән кызы Зәйтүнә белән вәгъдә бирешкән булалар. Ләкин күршеләре Мөхәммәт белән Сафура үзләренең уллары Кәримҗанга Зәйтүнәне сорап керәләр. Зәйтүнә кияүгә чыга.
Габдулла да сугыштан кайта. Аның бер танырлык җире дә булмый. Хәтта әти-әнисе дә танымый...
Спектакльне карарга халык күп җыелды, тирә-күрше авыллардан да килгәннәр иде. Спектакльдә күңелне тетрәндергеч минутлар күп булды. Шулардан –күрше карчыгы Җамалның күрмәс күзләре белән улыннан килгән хатларны укыган вакыты, Зөләйханың “улларым” дип, урындыклар белән сөйләшү мизгелләре. Болар тмашачылардан берәүне дә битараф калдырмады. Күпләрнең күзендә яшь бөртекләре җемелдәде.
Спектакльдә рольләрне Алексей Герасимов (Сөләйман), Мария Журавлева (Зөләйха), Илья Белголов (Габдулла), Галина Белголова (Сафура), Эдуард Белголов (Кәримҗан), Роза Иванова (Җамал), Светлана Рябова (Гайшә), Марина Халикова (Зәйтүнә), Иван Минеев (Шәкүр һәм Мөхәммәт) бик оста итеп башкардылар.
Соңыннан, авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев тамашачылар исеменнән артистларыбызга рәхмәт әйтте. Халык басып бик озак алкышлады.
Марина ХАЛИКОВА,
китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев