Сандык – кичәнең төп «герое»: Чистайда әбиләр сандыгында сакланган мирас белән таныштылар
Чистай шәһәренең Керәшен йортында «Әбием сандыгы — серле сандык» кичәсе уздырылды.
Безнең Чистай районы керәшен оешмасы халкыбызның онытыла барган борынгы бәйрәмнәрен, йола-гадәтләрен яңартуга һәм саклауга зур әһәмият бирә. Элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан, бәйрәмнәр, кичәләр еш үткәрелә. Әле шушы көннәрдә генә «Әбием сандыгы — серле сандык» кичәсе оештырылды. –
Әбиләребез сандыгында гына сакланган мирас белән танышу әдәби-музыкаль формада алып барылды. Кичәнең төп «герое» — иске сандык. Әбиләребезнең серле сандыгында гадәтләрне, йолаларны, борынгыдан килгән бар мирасны үзенә җыйган бай тарихыбыз яшеренеп ята. Әбиләр бу мирасны күз карасыдай кадерләп саклаганнар.

Тукыган бистәрләр, эскәтерләр, тастымаллар, күз нурлары күчкән чигүле мендәр тышлары, тәре алды җапкычлары, кулъяулыклар — барысы да чибәр керәшен кызларының уңганлыгын күрсәткән. Кул эшләренең матурлыгына карап, кызларның булдыклылыгы, пөхтәлеге бәяләнгән. Алар кул эшенә осталыклары белән дан казанганнар. Үз куллары белән сугып, чигеп әзерләгән бу байлыклары килен булып төшкәндәге сандыкларында гомер буе сакланган. Үзләреннән соң — кызларына, аннан оныкларына күчеп, буыннан-буынга тарихи мирас буларак тапшырылган.
«Әбием сандыгы — серле сандык» кичәсендә халкыбызның онытылып барган гадәтләрен, матур йолаларын бергәләшеп искә төшереп, чын күңелдән сөйләшеп утырдык. Киләчәк гаилә тормышына бирнә әзерләүче кызларның күңел хисләре күчкән нәфис бизәкле бистәрләр, тәре алды җапкычлары — безнең буын өчен иң кадерле мирас. Соңыннан табында чәй эчеп, җырлашып утырганда да сүз шул хакта барды.
Керәшен гаиләләрендә саклана торган олы мираска багышлап язган шигырьләрем бу язманы тагын да тулыландыра төшәр.
Әбиемнең зур сандыгы
Әбиемнең зур сандыгы
Ниләр генә сакламый...
Кулдан чиккән, теккәннәр, —
Йолаларны ул барлый.
Өстемдәге күлмәгемә
Җакынча бер 100 җыллап.
Матур пары алҗапкыч та
Тора аны бик бизәп.
Кулымдагы алҗапкычны
Әби теккән үзкуллап.
Аны олы мирас итеп,
Саклыйм хәзер кадерләп.
Алҗапкычны, иң элек,
Кигән нәнәм әбисе.
Бүген киям мин теләп,
Мин — керәшен көзгесе.
Алҗапкычым бөрмәле,
Кырые керәшен бизәкле.
Әбиләрдән безгә җиткән
Хәзинәләр кадерле.
Бу алҗапкыч, күлмәкләр —
Безнең асыл җолалар.
Килеп җиткән мираслар:
«Сез — керәшен», — дип торалар.
Чиккән бистәр
Туганыйның чиккән бистәрен,
Мирас итеп саклый керәшен.
Күпме җылылык аңа салынган,
Син үзең дә бит моны беләсең.
Бистәребез озаткан олы юлга,
Килен төшергән кияү йортына.
Ипи-тозны бик кадерләп тотып,
Җырлап чыккан кода каршына.
Май чабулар җитсә, чиккән бистәр
Җилфердәгән атлар өстендә.
Кызыл туйларда да бөтен хәстәр
Тапшырылган бистәр өстенә.
Туганыйның чиккән бистәрен,
Саклый кадерләп әби сандыгы.
Яшик әле тагын озын-озак еллар,
Ядкәр булсын безгә бистәр аклыгы.
Елизавета ЦЫГАНОВА,
Чистай шәһәренең 2нче гимназиясе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев