Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Сәйтәктә III төбәкара «Баян+гармун» фестивале узды

Анда Удмуртиянең Кизнер, Грах, Алнаш районнарыннан, Менделеевскидан баянчылар һәм гармунчылар катнашты.

Менделеевск районының Сәйтәк авылында узган бу фестивалдә 40тан артык гармунчы катнашты. Иң кечкенә музыкантка 8 яшь булса, иң өлкәненә – 75. Алар баян һәм гармунда виртуоз уйнаулары белән тамашачыларны таң калдырдылар.

Бу фестивальне инде 3 ел рәттән Сәйтәк авыл клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина үзе оештырды, спонсоры да үзе булды.

«Май чабуның беренче көнендә уздырылгач, кунакларны фойеда ук коймаклар, кайнар чәй белән каршы алдык, сыйладык. Фестивальдә катнашучылар арасында балалар да бар иде. Аерым алганда, үзебезнең район сәнгать мәктәбеннең баян классында белем алучы 8 бала катнашты. Шулай ук, Чаллы балалар музыка мәктәбеннән дә 1 малай килде. Фестивальдә татар, рус, керәшен, удмурт һәм мари көйләре, җырлар, такмаклар яңгырады.

Фойеда «Гармун – сугыш елларында» дигән күргәзмә дә оештырган идек. Анда сугыш чорындагы җырларның текстлары, гармуннар куелды. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышының беренче елында фронтка 60 меңгә якын гармун җибәрелгән. Чөнки сугыш тынып торган арада, солдатлар гармун уйнап күңелләрен күтәргәннәр, рухи көч алганнар...

2 сәгатьтән артыграк барган фестивальне зал тулы тамашачы яратып карады. Үзебезнең райондагы Иске Гришкин авылыннан Михаил Макеев, Виктор Япеев баянда уйнадылар, ә Иван Алексеев үзенең шигырен сөйләде, гармунга кушылып җырлады да. Сәйтәк кызлары белән бергәләп такмаклар башкардык.  «Баян+гармун» фестивалендә катнашучыларның барысына да махсус дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдык»,  – дип яза Ясминур Гыйззәтуллина

Үз чиратында, Ясминур үзе  дә район башлыгы урынбасары Лидия Камилевнаның Рәхмәт хатына лаек булды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев