Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Рождество бәйрәмен күрше өлкәләрдә яшәүче карендәшләр дә билгеләп үткән

Күрше Башкортстанның Бакалы районындагы, Самараның Келәүле районындагы карендәшләребез дә үзләрендә үткән бәйрәм көннәре турында яздылар.

Рождествоны бәйрәм итү, төбәккә карап, төрле традицияләрне һәм йола-гадәтләрне үз эченә ала: кайдадыр гаилә белән җыелып, кемнәрдер Рождество чыршысын бизәп, бүләкләр алмашып үткәрәләр.

Бакалы районындагы Корчай авылында да бәйрәм чиркәүдән башланган.

«Чиркәүдә келәү итү мөһим, ул кешеләрне берләштерә, күңелне шатлык һәм өмет белән тутыра. Корчай авылы клубында күп еллар дәвамында бу көнне кичен күңелле уеннар уздыру да традициягә әверелде. Быел да 7 январьда авыл клубында балалар өчен зур чара узды. Бәйрәмнең төп персонажы – Убырлы карчык. Ул һәрвакыт тамашачыларның игътибар үзәгендә булды. Бәйрәмдәге уеннар һәм конкурслар чарада катнашучыларны гына түгел, кунакларны да җәлеп итте. Ярышлар, бию флешмобы, кар ату кебек конкурслар да узды», – дип сөйләде клубы җитәкчесе Надежда Пятибратова.

Самара өлкәсенең Назаровка авылы клубында балаларга Рождество чыршысы уздырылган.

«Бу көнне зал матур итеп бизәлгән, елмаю-көлү, мәзәкләр һәм әкияти мохит иде. Балалар янына кунакка әкият геройлары – «Лещий» һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы килде. Нинди бәйрәм шаяртусыз, күңелле конкурсларсыз була инде?! Әкият геройларының үз уеннары, конкурслары, катнашучыларның барысының да күңелен күтәрде. Балаларның бәхетле йөзләре, күтәренке тавышлары һәм шатлыклары бәйрәмнең уңышлы узуын күрсәтте. Чарада катнашучылар энергия һәм яхшы кәеф белән кайтып киттеләр», – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Надежда Белякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев