Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм барлыкка килде

Җәй уртасында, июльнең беренче дүшәмбесендә архитекторлар көне билгеләп үтеләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган инде.

Әлеге инициативаның авторлары — Россия Архитекторлар берлеге һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Соңрак аларның тәкъдимен Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, РФ Фәннәр академиясе дә хуплады.

Хөкүмәттә билгеләп үткәнчә, Архитекторлар көне әлеге һөнәрнең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин әлеге карарны шәрехләп билгеләп үткәнчә, шәһәрләрнең тышкы күренеше кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуда, торак пунктларның туристлар һәм бизнес өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруда мөһим роль уйный. Аның сүзләренчә, бүген ил алдында торак төзелеше, инфраструктура һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру өлкәсендә зур бурычлар тора. Өстәвенә, Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең максаты — күпләп төзү генә түгел, ә барысын да сыйфатлы һәм матур итеп эшләү.

Архитектор көнен гамәлгә кую — Россия шәһәрләрен үзгәртеп коруда һәм тулаем алганда ил үсешендә һөнәрнең аерым әһәмияткә ия булуын тану, дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев