Республикакүләм Җапрак бәйрәме Югары Кондратада булды
7-8 июньнәрдә престол бәйрәмнәре Тройсын булган керәшен авылларында җәйге җыеннар узды. Чистай районының Югары Кондрата авылында Республикакүләм Җапрак бәйрәме гөрләде.
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк инде бишенче ел рәттән республиканың төрле авылларында Тройсын бәйрәме оештыра. Быел да Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Чистай районы белән бергәләп матур җыен гөрләде.
Югары Кондрата — Бөек Ватан сугышында Севастополь оборонасын саклаган генерал-майор Пётр Новиковның туган авылы. Татарстан галимнәре һәм җәмәгать, хуҗалык эшлеклеләре — Ивановлар династиясе дә шушы авылдан килеп чыккан. Югары Кондратада яшәүчеләр саны заманында меңнәр белән исәпләнсә дә, бушап калган йортларга карап, халык санының күпкә кимегәне күренә. Авылның бер урамында чувашлар да яши. Тройсын бәйрәме читкә чыгып киткән авылдашларны да җыйды.
Тройсын уен-җырулы, күңел ачулы гына түгел, ул — православиедә олы бәйрәм — Изге Өчлекне — Атаны, Улны, Святый Тынны данлауны һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдерә. Шуңа да Кондрата халкы иртәнге якта зиратка барган. Тройсын бәйрәме, гадәттә, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Шуңа аны Җапрак бәйрәме дип тә әйтәләр.
Бәйрәмгә авыл уртасында, мәйдан түрендә зур итеп сәхнә ясалган иде, фольклор коллективлары шунда чыгыш ясады; фотозона эшләде, тәм-том табыны яныннан халык аерылмады. Җыенны җор сүзләре белән юморт осталары Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков алып барды.
Җыенда йолаларын чагылдырган күренеш сәхнәләштерелде. Сәхнәгә ак тутай ролендә Аграфена Васильева чыгып, иман әйтеп, каен яфраклары белән өйне бизәде, аннан туганнарын каршы алды. Ак тутай балаларга:
«Олы көннән соң, 7нче атнада бездә халык үлеләр өстенә бара. Симек атнасы диләр аны. Өлкәннәр үлеләр өстенә төшә, яшьләр урманга каен агачы сайларга баралар. Каен агачы — ару агач, аңа куркыныч көчләр кагылмый дип, санаган әби-бабаларыбыз. Каенның иң төзен, иң матурын сайлаганнар, бигрәк тә куш каенга өстенлек биргәннәр. Бу ике дөнья арасындагы бәйлелекне аңлаткан. Беркайчан да кәкре, корыган каенны алмаганнар. Каенны кисәр алдыннан кәүсәләренә чишмә суы сипкәннәр, ерак юлга чыгар алдыннан шулай сугарганнар, аннан баш иеп: „Үзебезгә алмыйбыз, үлеләргә бирәбез!», дигәннәр. Аннан соң аны җырулар әйтеп авылга алып кайтканнар. Әле дә хәтерлим, без ул каенны ел да авыл башына ук чыгып каршы ала идек. Аның ботакларына изге теләкләребезне әйтеп, иманнар укып, яулыкларыбызны бәйли идек. Каенны иң беренче итеп, Кечтиләр турысына утыртып куялар иде, ул урамнар каен тирәли җырулар әйтеп күңел ачкач, Гури Анналары турысына күчерәләр, бәйрәм анда дәвам итә иде, азактан Пога Лизалары янына бөтен авыл халкы җыелышып, яулыкларны чишеп җәзалар үтәп күңел ачалар иде. Шуннан инде чуваш карендәшләребез урамында Уяв бәйәрме башлана», — дип сөйләде ул Югары Кондрата авылы йолалары турында.
Кондрата бәйәрменә ерактан килгән кунаклар да бар иде. Алабуганың Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников җитәкчелегендә — «Сүрәкә» һәм Сарманның Ләке авылы клубы Римма Антонова җитәкчелегендә — «Иганә», Алексеевск районының Кр. Баран авылыннан — «Бәрәнҗәр», Казаннан Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу», «Тумар» фольклор ансамбльләре дә бәйрәмнең асыл бизәге булды. Шулай бергәләр җырулар җырлап бәйрәм итте халык.
Авылда гомер-гомергә чуашлар белән дус-тату булып, бергә эшләп, бергә бәйрәм итеп яшиләр. Шуңа бәйрәмдә чувашча җыр-биюләр дә башкарылды. Чистайдан килгән «Багалмам», Бахтадан — «Карендәш», Югары Кондратаның үзеннән «Сандугач» керәшен фольклор ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Оксана Миронова (Дмитриева), җыручылар Илья Фролкин һәм Вика Микушинаның чыгышларын халык җылы кабул итте. «Түгәрәктә чабата», «Себерке бәйләү», «Табагач һәм таба», «Табага кашык ыргыту», «Аркан тарту» һәм башка кызыклы уеннарда катнашырга теләүчеләрнең саны шактый булды.
«Каен чишү» йоласы да үтәлде, агачка бәйләнгән яулыкларның ияләрен табып, җәза бирделәр. Әлбәттә, бәйрәм бүләксез булмый, бәйрәмнең йөзек кашы булган ансамбльләр, авыл активлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны үзәкнең директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова тапшырды.
Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә, Чистай районы һәм авыл җирлеге җитәкчеләренәә, керәшен оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе Алексей Ефимовка һәм ерак араларны якын итеп килгән кунакларга зур рәхмәт белдерде Людмила Белоусова.
Табигать календарендәге иң олы һәм җаваплы көннәрнең берсе булган Тройсын бәйрәме ару гына узып китте. Яфрак бәйрәмендә башкарылган йолалар, әйтелгән иманнар җирнең уңышын арттырсын, үсемлекләргә ныклык бирсен, халыкка сәламәтлекк бирсен Ходай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев