Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Республика төбәк керәшеннәр иҗтимагый оешмасы вәкилләре Татарстан халыклар ассамблеясе советы утырышында катнашты

Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә, җирле халыкларның телләрен саклауга багышланган халыкара унъеллык (2022-2032 еллар) кысаларында, Татарстан халыклары ассамблеясе советының һәм шул халыкара унъеллыкка багышланган чаралар үткәрүне оештыру комитетының уртак утырышы булды.

Утырыш Татарстан Дәүләт Советы председателе, Республика халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә барды. Анда республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук, Татарстан халыклар ассамблеясе базасында чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде.

«Безнең республика милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, ныгыту үрнәге булды һәм шулай булачак та, — дип басым ясап ясап әйтте Фәрит Хәйруллович утырышны ачып. — Татарстан халыклар ассамблеясе республикадагы иң зур иҗтимагый оешмалардан берсе. Ул – төбәктәге милли һәм милләтара мәсьәләләрне хәл итү, Татарстанның милли сәясәтен гамәлгә ашыру белән турыдан-туры шөгыльләнә торган иҗтимагый структура».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан халыклар ассамблеясе эшчәнлегендә республикадагы күпмилләтле халыкның телен, күркәм гадәтләрен һәм йолаларын саклау мәсьәләләре зур урын алып тора. 

«Безнең уртак бурычыбыз — Татарстанның киләчәктә дә тынычлык һәм татулык, мәдәниятләрнең конструктив диалогы территориясе булып калуына ирешү», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга.

Әлеге утыршта Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Түбән Кама районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Халыклар дуслыгы йорты директоры  Васил Хафизов, Түбән Кама районы керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, аның урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, Зәй районы башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин да катнашты.

Утырыш барышында 2024 елда республикабызда җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгын уздыруга багышланган чараларның ничек үтәлүенә тукталынды. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, шулай ук, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.

Татарстан халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан халыклар ассамблеясе рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин 2024 елда ассамблеясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2025 елга актуаль бурычлар турында чыгыш ясады. 

«Россия халыклары ассамблеясе» иҗтимагый-дәүләт оешмасы генераль директорының төбәк үсеше буенча урынбасары Нәзирҗон Абдуганиев үз чыгышында Татарстанга зур бәя бирде. Аерым алганда, ул безнең республикада 175 милләт вәкилләренең үзара килешеп, дус яшәүләрен телгә алды һәм республикабызның Россиянең күпмилләтле һәм иң тотрыклы төбәге буларак башкаларга үрнәк булуын ассызыклады.

Утырышта Татарстан халыклары ассамблеясе базасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру турында карар кабул ителде.

Күчмә утырышта катнашучылар мәдәни үзәкнең фойесында оештырылган «Герои и подвиги» күргәзмәсен дә игътибар белән карадылар. Алар арасында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы батыр карендәшебез Андрей Тукмачевка багышланган стенд та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев