Путин Ленинград сугышы тәмамлану датасын Хәрби дан көне дип тану турындагы канунга кул куйды
Дәүләт башлыгы элегрәк бу закон проектын Дәүләт Думасына үзе керткән иде. Парламентның аскы палатасы аны 19 мартта кабул итте, Федерация Советы документны 27 мартта хуплады.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, Хәрби данның яңа көнен билгеләү «Ленинград сугышының Бөек Ватан сугышының иң озын бәрелеше буларак хәрби-стратегик әһәмиятен ассызыклаячак һәм Ленинградны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерәчәк».
Фашистлар Ленинград каласын 1942 елда — 390 мәртәбә, 1943 елда 2490 тапкыр көчле артиллерия һәм авиация утына тота, аны җир белән тигезләргә омтыла.
1941 елның 20 ноябрендә Ленинградта ачлык башлана. Ә бит блокаданың әле нибары 73 нче көне генә бара. Дошман Ладога күле тирәсенә килеп җитә, Ленинград округының 200 азык-төлек складын юк итә, бу барлык резервның 52 процентын тәшкил итә. Немец гаскәрләре, күпме генә тырышсалар да, шәһәрне ала алмый.
1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Аның аша 1941-1942 ел кышында гына да шәһәргә 360 мең тон йөк китерелә, ә барлыгы 1,4 млн кеше каладан эвакуацияләнә. Ладога күле төбеннән махсус торба үткәрелә, шәһәргә нефть продуктлары җибәрелә, ә 1942 елда электр кабеле сузыла.
1943 елның икенче яртысында фронттагы инициатива совет гаскәрләре ягына күчә. 1944 ел башына Совет Армиясе немец армиясеннән кеше саны буенча — 1,3, танклар буенча — 1,4, туплар буенча — 1,7 һәм самолетлар буенча 2,7 тапкырга өстен була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев