Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Питрау түгәрәк уены-2026» фестивалендә 50дән артык керәшен ансамбле катнашачак

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында оештырыла торган Питрау бәйрәмендә быел 50дән артык керәшен фольклор коллективын күреп булачак.

«Түгәрәк уен» фестивале Питраудагы төп мәйданнарның берсендә уза. Фестивален Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерли.  Республикабызның төрле районнарындагы һәм чит төбәкләрдәге керәшен фольклор ансамбльләре «Питрау түгәрәк уены»нда һәр елны катнашырга тырышалар.

«Питрау түгәрәк уены» фестиваленә килүчеләр саны елдан-ел арта. Быел исә, Татарстаннан — 48,  Башкортстанның Бакалы районыннан һәм Удмуртиянең Грахов районыннан ансамбльләрнең килүе көтелә. Килгән һәр ансамбль бәйрәмнең Лауреат дипломы белән бүләкләнеләчәк. Ансамбльләр чыгышы 19:00 сәгатьтә, «Керәшен авылы» мәйданчыгында башланып китәчәк», – дип хәбәр итте Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Илүзә Галиуллина.

Фольклор ансамбльләре — Питрау күрке. Бәйрәм башында әлеге ансамбльләрнең төп мәйданны әйләнеп чыгуы фестивальгә матур бер бизәк өстәячәк. 

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев