Питрау бәйрәмнәре кайчан һәм кайларда узачак? - график
Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәмен үткәрү вакытлары билгеле булды.
Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Тирә-якка кипкән печән исе таралган вакытта Питрау бәйрәмнәре гөрли.
11 июльдә Кайбыч районының – Хуҗа Хәсән (19:30); Кукмара районының Үрәсбаш авылы (19.00); Мамадыш районының – Албай (15.00); Менделеевск районының Тагай авылында; Тукай районының Борды авылы (15.00), Мәләкәс (12:00); Яңа Чишмә районының – Ленино (16.00).
12 июльдә Алабуга районының – Олы Шүрнәк (15:00); Балык Бистәсе районының – Шомырбаш (12.00); Балтач районының Биктәш авылында (17:00); Зәй районының Кашка тау итәге (14.00); Кайбыч районының – Иске Тәрбит, Зур Тәрбит, Соравыл, Мәлки авылларында; Менделеевск районының – Сәйтәк (11:00); Мөслим районының – Яңа Усы (11:00); Сарман районының Ләке (16:00); Чистай районының – Бахта (10.00) авылы халыкны Питрау бәйрәменә җыячак.
15 июльдә Яр Чаллының Ипподромында (17:00) Питрау узачак.
17 июльдә – Түбән Каманың Балчыклы авылында районкүләм Питрау булачак (17:00).
18 июльдә 18.00 сәгатьтә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәме оештырыла.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев