Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Нина Никитина: «Керәшенне җырулары, моңыннан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел»

Чистай районының Чуваш Ялтаныннан Нина Никитинаның керәшенчә марафондагы язмасыннан.

Җыр, моң... Халык күңелен айкап алган, аның бөтен үткәнен әйтеп биргән, бүгенгесен сөйләгән нәрсә бар тагын?! Керәшенне җырларыннан башка, моңыннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Ул һәр эшен, һәр бәйрәмен җыр белән бергә алып барган. Керәшеннәр җырны да үзләренчә сузып җыру дип атыйлар. 

Әби-бабаларыбыздан калган хәзинә бүгенге көндә дә саклана. Алар аерым китаплар булып басылып чыга.

2019 елда Казан шәһәрендә «Чистай керәшеннәренең йола җырулары» дип исемләнгән хрестоматия китабы басылып чыкты. Әлеге китапның авторлары — сәнгать белеме докторы, Казан консерваториясе профессоры Елена Смирнова һәм Казан консерваториясен тәмамлаган, Казан шәһәре Киров районының 24 нче музыка мәктәбенең фольклор бүлеге укытучысы Ләйсән Гыйләҗева. Китапка республиканың Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарына этнографик экспедиция барышында җыелган материаллар ( кунак, Нардуган бәйрәме, май чабу, тройсын, печән чабу, туй, рекрут җырулары) тупланган. 

Кунак җыруы «Биеккәй ди тауларга менгән лә чактай»
Биеккәй ди тауларга менгән лә чактай,
Атның дугалары ла бөгеләй,
Атның дугалары ла бөгеләй.
Әй, туганнар сезнең лә, сезнең өчен
Җангыналарым на лай өзеләй,
Җангыналарым на лай өзеләй.
Самауырлар куйдым ла, әй, кайнаргау,
Кая җегерлим нә лә кумергәй?
Кая җегерлим нә лә кумергәй?
Туганнарым сезгә лә миннәр ди әйтәм,
Ташлашмыйк әле лә гумергәй,
Ташлашмыйк әле лә гумергәй.
(Колесникова Елизавета Васильевна, Чуаш Ялтаны авылы).

Фотоларда Бахта авылының Нардуган бәйрәме җыруы, Ишәле авылының туй җыруы һәм китапны тәкъдир итү кичәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев