Назаровкада «Жив народ - пока жива его культура» дигән керәшен мәдәнияте фестивале узды
2 март көнне Самара өлкәсенең Келәүле районындагы керәшен авылы Назаровка клубында «Жив народ - пока жива его культура» дигән керәшен мәдәнияте фестивале булып узды.
Бу чара, Самара өлкәсенең икътисадый үсеш һәм инвестицияләр министрлыгы тарафыннан хупланган проект кысаларында оештырылды. Фестивальнең максаты - керәшен мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру, халыкның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү.
Фестиваль кысаларында күп кенә талантлы артистлар чыгыш ясадылар. Әлеге фестивальдә Татарстанның Әлмәт районыннан килгән «Кәләем» халык фольклор ансамбле, Лениногорск районының «Аланлык» фольклор ансамбле, шулай ук Назаровканың «Натукай» керәшен халык фольклор ансамбле дә тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде. Шулай ук, Назаровка авылының яшь артистлары Михаил Алексеев һәм Даниил Тойлыев да фестивальдә катнашып, үзләренең талантларын күрсәттеләр.
«Фестиваль барышында керәшен мәдәниятенең байлыгы, аның уникальлеге һәм әһәмияте турында сөйләшүләр булды. Катнашучылар һәм тамашачылар арасында җылы атмосфера хөкем сөрде, һәркем үзенең мәдәниятенә горурлык белән карады. Бу чара, әлбәттә, керәшен мәдәниятен саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен мөһим адым булды. Ансамбльләргә һәм актив карендәшләребезгә Келәүле муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды», – дип сөйләде Назаровка авылы клубы җитәкчесе Надежда Белякова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев