«Натукай» фольклор ансамбле «Самара» күргәзмәсендә катнашты
12 январьдә керәшеннәрнең «Натукай» фольклор ансамбле Самара өлкәсенең П.В. Алабин исемендәге музеенда «Самара» күргәзмәсендә катнашты.
Анда Келәүле районы көне башланды. Бу хакта безгә Назаровка авылы клубы хезмәткәре Надежда Афанасьева хәбәр итте.
«Натукай» халык фольклор коллективы үз халкы, йолалары, бәйрәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар белән халык уен коралларында уйнау буенча мастер-класс үткәрде.
Монда үзебез өчен күп кенә мәгълумат алдык. Келәүле районын биләгән территория 10 гасырдан бирле билгеле икән. Соңрак бу җирлек Казан ханлыгы составында була, һәм безнең җирлектә беренче булып күчмә халыклар яши башлый. Келәүле авылы исеменең легендасы бар.
Безнең бабаларыбыз уңдырышлы җирләр эзләп, көймәләрдә Олы Чирмешән елгасы буйлап аның беренче чишмә башларына кадәр күтәрелгәннәр. Аларны ике абыйлы-энеле Резеп һәм Клявле алып бара, беренчесе Резяпкино авылына, икенчесе Клявлино авылына нигез сала.
Назаровка авылында керәшеннәр - православие динендәгеләр яши. Андагы йортлар агачтан бизәп ясалган тәрәзә, коймалары белән аерылып тора, монда этник мәдәни үзәк тә бар»,– диде Надежда Афанасьева.
Фото: Сельский клуб села Назаровка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев