Мөслимнән Роза Маркина элгәредән сакланган гаилә мирасы белән таныштырды
Керәшен марафонында катнашучылар үзләренең гаиләләрендә сакланган кадерле мирас турында язып, үзләренең ВКонтакте битендә урнаштырып баралар.
Беренче керәшен марафонында катнашкан чакта гаиләбездә кадерләп сакланып калган кыйммәтләр турында язган идем. Алар күңелгә якын әйберләр: тормышта кулланган кирәк-яраклар, һәм исән-сау безгә килеп җиткәннәр. Санап үтим әле:
1.Әниемнең килен булып төшкән сандыгы, әле хәзер дә өйдә (эче тулы әнием, әбием чиккән шадра тастымал, кулъяулык, тукыган тукыма, бәйләнгән челтәр, салфеткалар, япмалар һәм башкалар.)
2.Әниемнең әнисе — Зоя әбиемнең тегү машинасы (кулныкы). Зоя әби матур киемнәр, мендәр- юрган тышлары теккән, аннан әниемә күчкән. Без кечкенә вакытта апаем белән еш бөтерелдек ул тегү машинасы янында. Ләкин әни: «Ватасыз бит» — дип, безне куа иде. Ләкин ул өйдә булмаганда, барыбер җитешә идек, «үзебезчә тегә» идек. Әле хәзер дә кулланып була ( кайчагында гына бераз киреләнеп, астан җыйдыра).
3.Әтиемнең әнисе Фекла әбидән калган 2 орчык бар. Берсе бераз кителгән, ләкин ул нинди зур файда китергән заманында. Күпме җылы оекбаш, бияләй... Күпме җылылык, күпме наз, яхшы теләктә бәйләнгән.…
4.Әтием балачагында кулланган табагач бар, хәзер дә кулланышта. Озын агач саплы булган, мичтән кайнар табаларны ала торган булганнар. Хәзер инде газ, духовка булгач, сабын кыскартканнар, 15 см чамасы гына калды. Ләкин әле дә коймак пешергәндә, бәлешләрне шул табагач белән алабыз. Бик шәп!
5.Элеккеге чорда булган диварга ( стенага ) эленә торган көзге бар иде. Исегезгә төштеме, кырларында агачтан бизәкләр ясалган. Безнең әле дә юынгыч янында эленеп тора. Әти әйтүенчә, Демьян бабай аны 1959 елны Октябрь бәйрәмендә Языкау ( Языково) авылыннан, бауыннан тешләре белән кыстырып алып кайткан.2 кулында балаларына күчтәнәчләр булган, шуңа аптырап тормаган.
6. Авылда хәзер дә эшләп, дөрес вакытны күрсәтүче сәгать бар әле. Ачкыч белән борып җибәрәсең дә, 1976 елгы һаманда хәрәкәттә, гел безнең белән дөнья көтә. Әкрен генә тавышсыз — нисез безнең тормыш мизгелләрен саный…
7. Авылда әби-бабайдан калган икона да бар. Мөслимдә бик яхшы күршеләрем бар, «икенче әти-әни» диеп шаяртып дәшәм үзләренә, алар да «безнең олы кызыбыз» диләр. Сүзем Петров Альберт Виньяминович һәм тормыш иптәше Альбина Шәйхенур кызы турында. Альберт абыйның әти-әнисе Мөслим районы Яңа Усы авылыннан. Әнисе — Петрова ( кыз чагындагы фамилиясе Шишкина) Клавдия Ивановна булган, 1931 елда туган. Клавдиянең әнисе Анна Васильевна, якынча 1906 елда туган. Анна әбинең яшь чагында кигән, үзе тукыган күлмәген миңа истәлеккә бирделәр. 100 еллык тарихы булган күлмәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев