Минзәләдән җырлы гаилә - Никитиннар
50 ел бергә яшәүче Хәмидә һәм Егор Никитиннар тормышта иң мөһиме — балалар һәм оныклар, ә тату яшәү сере — сабырлыкта, дип искәртәләр.
Хәмидә Гобәйдулловна 1955 елны Актаныш районының — Түбән Яхшый, ә Егор Александрович 1951 елны Минзәлә районындагы Түбән Юшады авылында туган. 1974 елның 20 октябрендә чибәр кыз апасы бухгалтер булып эшләгән шушы Түбән Юшады авылына кунакка килеп, гомерлек пар ярын очрата.
— Бер дә онытмыйм, шундый кояшлы көн иде. Авылның тынычлыгы, табигате һәм кешеләрнең җылы мөнәсәбәте җәлеп иткәндер, мин берсүсез, бу авылда калырга булдым. Кунакка килгән җирдән сыер савучы булып эшли башладым. Минем өчен бу авыл хәзер дә — яшәү урыны гына түгел, ә күңелемнең тынычлыгы, рухи байлыгымның чыганагы. Бу авылда калачагымны әйткәч, әни: «Кызым, керәшен егетенә кияүгә чыгасы булма, динебез төрле бит» дигән иде. Ә мин «гармунчы булса, бернигә дә карамыйм, ике дә уйламыйм», дип күңелемә беркетеп куйдым, — дип сүз башлады Хәмидә апа.
Элгәре егетләр армиягә киткәндә, озату кичәләре үткәрү бик популяр иде. Нәкътә шундый кичәләрнең берсендә ул өздереп гармун уйнаучы егетне күреп ала.
— 3 ноябрьдә күрше егете Михаил Логиновка армиягә китәргә повестка бирделәр. Барлык дуслары, туганнары, күршеләре озату кичәсенә җыелдык. Шунда, күңелне җилкендереп, бер егет гармунда уйный, моңлы тавышы белән барлык кешене дә үзенә җәлеп итә. Керәшен такмаклары-җыруларының моңы күңелләрне җилкетә. Күзем төште бит бу егеткә, «минеке булачак», дидем эчтән генә һәм гармунга кушылып җырлап та җибәрдем. Егетнең күзләрендә ялкын кабынды, — дип көлә-көлә сөйләде Хәмидә апа.
Гадәт буенча, бу авылда яше җиткән егетләр үзе ошаткан кызын төнлә «урлап» алып кайталар икән. Озату кичәсеннән соң, авыл яшьләренең шул төнне үк, Җәгүрне өйләндерү планы да була. Төнлә сәгать 12 тулып киткәч — яшьләр җыелышып, Хәмидә һәм аның апасы торган Серафима әби өенә киләләр. Апасыннан рөхсәт сорап, кызны алып кайтып та китәләр. Шулай итеп, бер-берсен бер күрүдә ошатып өйләнешә алар.
Сүзне Җәгүр дәдәй дәвам итте:
«Өйдә папа белән мама өстәл әзерләп килен каршыларга көтеп торганнар. Йортыбыз ике яклы иде, умарта да тоттык. Папа исән чакта Хәмидәне умарта карарга өйрәтте. Бик яраттылар алар киленнәрен. Хәмидә тырыш, бер эштән дә курыкмый. Ирләр, хатыннар эше дип тормый. Шулай итеп, тормыш башлап җибәрдек. Күрше Кадрәктәге кичке мәктәпкә йөреп, 9нчы-10нчы классларда бергәләп белем алдык».
Дин буенча да бернинди кыенлыклар булмаган. Әти-әниләре бик акыллы булып, үзара киңәшләшеп, тату яшәгәннәр. 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга ике якка да бара торганрак исемнәр куйганнар.
—Кызларыбыз Лариса, Альбина, Алсу (татар исеме булса да, бианама ошый, әйтергә җиңел ди, иде), Маргарита. 4 кыздан 12 онык, 7 оныкчык (8нчесе туарга тора). Хәзерге вакытта икебез генә яшәп ятабыз. Балалар кайталар, бәйрәмнәрдә җыелышабыз,— диде авыл тормышыннан ямь табып яшәүче Хәмидә апа.
Ул күпмедер вакыт кибетче булып эшли, дүртенче баласын тапкач, үз авыллары клубын җитәкли. Бәйрәмнәр үткәреп, авылда мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, халык аны яратып, һәр чарада катнашканнар. Хәмидә түти Түбән Юшадыда беренче керәшен ансамбле оештырган. Үзара «Керәшен җыру әйтә» дип йөрткән бу ансамбль район, республика күләмендәге конкурсларда катнашып, призлы бүләкләргә лаек булган.
Җәгүр дәдәй озак еллар дәвамында погрузчик тракторында эшләп, Юшады совхозының терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. Малларга терлек азыгы ташый, печән өстендә авылдашларына да ярдәм итә.
50 ел дәвамында авырлык-борчулар, шатлык-уңышлар да булмый калмагандыр. Шулай да, Хәмидә апа Җәгүр дәдәйнең һәр эштә уң кулы булса, Җәгүр дәдәй — Хәмидә апаның бар хыялын тормышка ашыручы олы таянычы. Кызлары Альбина да аларның аларның хезмәттән ямь тапканнарын сөйләде:
«Элегрәк печәнне чалгы белән чапканнар. Безнекеләр дә болынлыкка төшкән. Башта бабай кергән, аның артыннан — папаның дәдәсе Ион, аннары — папа, соңыннан гына маманы куйганнар (аны печән чаба белми дип уйлаганнар). Маманың ничек чапканын күргәч, бабай маманың урынын алыштырган. Шуннан соң, һәрвакыт үзе артыннан бастырган. Өйдәге барлык эшне мама үзе белеп эшләгән. Әти дә көне буе эштә. Өйгә кайткач, йорт эше, мал карау, умарталар бар. Әби белән бабай балаларны карашканнар. Әни бәби тапкач та, декрет ялында озак тормаган».
Җәгүр дәдәйнең сугыш ветераны булган әтисе алар белән бергә 5 ел гына яшәп калган. Ул 70 яшендә мәңгелеккә күчкән. Ә әниләре белән 16 ел тату яшәгәннәр.
«Җәен, Иван Купала бәйрәмендә кунаклар бик күп була. Зәйдә яшәүче дәдәйләр дә гел кайталар. Алар кайткач, тагын да рәхәт, барысы да гармунда уйныйлар. Керәшен такмаклары җырлап бәйрәм итәбез. Туганлык хисләре көчле бездә. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Безнең өчен тормышта иң мөһиме — балалар, аларның сәламәт, бәхетле булулары. Тату яшәү сере — сабырлыкта. Матур яшәр өчен әле бер-береңә хөрмәт, кирәк чакта юл куя белү, ышаныч, киңәшләшеп эшләү дә кирәк», — ди, алтын туйларын билгеләгән гаилә.
Җәгүр дәдәй гармунда уйный, Хәмидә апа җырлый. Ул — җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллинның бертуганы. Кызлары Альбина — Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле солисты. Никитиннар гаиләсенең бергә җыелып, гармунда уйнап, җырлап, биеп күңел ачулары — чын бер тамаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев