Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Мәлкән авылының асыл заты - акыллы, сабыр, җитез Раиса Сизова

Керәшенчә марафонда катнашучы Лариса Әхмәтшина туганы, авылдашы Раиса Сизова (Хәбирова) турында сөйләде.

Рая апа — минем бабайның туганнан туган энесе Микәй дәдәйнең кызы. Рая апа Микәй дәдәй белән Суфия җиңгинең җиде балалы зур гаиләсендә 1954нче елның 14 нче ноябрендә алтынчы бала булып туа. Холкы, төс-кыяфәте белән дә җиңгигә ошаган ул: тыныч, сабыр, бик акыллы, искиткеч тырыш, эшчән, бик туган җанлы кеше ул. 

Без гомер буе кара-каршы күршеләр булдык, аралашып, ашка-суга йөрешеп, йомышка керешеп яшәдек. Микәй дәдәй минем бабайны гел сагынып, якын итеп искә ала, ә әбиемне-бәбүтәне бик хөрмәт итә, аннан бераз шүрли дә, аны тыңлый иде. Менә шушы туганлык һәм хөрмәт Микәй дәдәйнең балаларына да күчкән иде. Аның җиде баласы да минем маманы үз апалары шикелле, дәдәй белән безне үз апайлары кебек күреп яраталар, папаны зурлап «җизни» дип кенә торалар, аның белән киңәшәләр иде. 

Рая апа җиткән кыз булгач та читкә чыгып китәргә ашыкмады, кияүгә чыкканчы авылда яшәде, колхозда комсомол секретаре, мәктәптә укытучы булып эшләде, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлады. Мама белән бик дуслар иде, икесе дә мәктәптә эшли, серләре бик килешә. Мин шунда читтә генә алар сөйләшкәнне тыңлап, сеңдереп утырам. Хәзер Рая апа белән шуларны искә алып сөйләшәбез. 

Авылның оста гармунчысы булган пападан үрнәк алып, Рая апа үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнә, ул районның оста баянчыларыннан саналды. Гомер буе сәхнәдә җырчыларга да уйнады, уен кораллары ансамбльләре белән дә чыгыш ясады. Хәзер дә әле ел саен Сабантуйларында, төрле фестивальләрдә район гармунчылары белән мәйданнарда күрергә була аны. Тагын бер сокланырлык сыйфаты- ул авылда гына түгел, хәтта районда беренчеләрдән булып машина йөртергә өйрәнде һәм әле бүген дә ул руль артында.

Авылның үзе шикелле үк акыллы бер егете — Нәҗип абыйга кияүгә чыккач, алар Минзәләгә күчеп киттеләр. Рая апа анда эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә тарих укытты. Аннан яшь гаилә совхоз җитәкчелеге чакыруы буенча районыбызның Коноваловка авылына күченә. Рая апа яңа урында башта мәктәптә укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Ул яшьтән үк көчле оештыру сәләтенә ия булды һәм менә шул сәләте аны хезмәт баскычлары буенча күтәрде дә инде. Һәм ул бик озак еллар «Татарстанның 50 еллыгы» исемендәге совхозда директор булып эшләде. Шул ук вакытта аңа авыл советы председателе вазыйфасын да тапшыралар. Рая апа менә шулай күп җирдә ике кеше дә эшли алмаган җаваплы вазыйфаны берүзе уңышлы, күпләргә үрнәк булырлык итеп башкара. Бу ике вазыйфаны районда (республикада да андыйлар бик сирәк!) берүзе алып барган бердәнбер белгеч булды ул. Районда гына түгел, республикада да билгеле булган зур совхозга җитәкчелек итә, андагы төрле җирдән җыелган ( ә андый җирдә, гадәттә, бердәмлек булмый, кешеләр бик чуар, таркау була)кешеләр белән уртак тел табып эшли. Аның югары эш тәҗрибәсе, хезмәт нәтиҗәләренә республика җитәкчелеге дә игътибар итми калмый, ул күп тапкырлар зур сәхнәләрдән бүләкләргә лаек була. Республикабызның күп кенә газета һәм журналлары битләрендә, аның эшчәнлеген, уңышларын яктырткан тирән эчтәлекле мәкаләләр басылды.

Гади, бик акыллы, искиткеч сабыр, төгәл, җитез кеше ул безнең Рая апа. Барысына да ничек җитешә икән, дип уйлыйсың аның хакында. Бик туган җанлы ул. Әти-әнисенә, туганнарына гомер буе таяныч булды, ярдәм итеп яшәде. Ә үзе тормышта бик тыйнак булды. 20 елдан артык зур бер совхозның  директоры булып эшләвенә карамастан, хөкүмәт исәбенә икешәр катлы йортлар да салмады ул, гомер буе барып урнашу белән совхоз биргән йортта яшәделәр, бүген дә шунда яшиләр алар. Гомере буе Нәҗип абый белән ишегалды тутырып мал асрадылар, умарта тоттылар. Бүген дә шулай. Рая апа гаиләсендә дә үрнәк хатын, әни. Нәҗип абыйны бик хөрмәт итеп, саклап, яратып яши ул, бергәләшеп бер ул, бер кыз үстерделәр. Рая апаның оештыра белү, җитәкчелек сәләте кызы Резедәгә дә күчкән. Резедә Нәҗиповна менә дистә елга якын бик уңышлы гына Минзәлә үзәк китапханәсендә директор булып эшли.

Рая апаны бик туган җанлы дидем. Әле яңа гына 45 яшен тутырган мамабыз үлеп киткәч, Рая апа безгә дә бик күп тапкырлар ярдәм кулы сузды. Нинди генә сорау белән барсак та, алар Нәҗип абый белән гел ярдәм иттеләр, бервакытта да «юк» димәделәр. Дәдәй өйләнгәндә, Рая апа туйны оештыруда, үткәрүдә бик зур ярдәм итте. Минем тормышымда да Рая апаның таяныч булган вакытлары бик күп булды. Рая апа- тормышымда иң зур ярдәм иткән, таянычым булган туганыбыз ул.

Тагын бер изгелеген әйтми булмый туганымның: авылдан читтә яшәсә дә, Мәлкән авылында барган вакыйгалардан ул бервакытта да читтә калмый, һәрвакыт киңәше белән дә, финанс белән дә ярдәм күрсәтә. Зур чараларда, җыеннарда чыгышлары һәрвакыт урынлы, кирәген генә сөйләр, турысын әйтүдән дә курыкмас, кешеләр күңелендәген дөрес итеп әйтеп бирер. Мин Рая апаны һәрвакыт сокланып тыңлыйм. Урынлы чыгышлары өчен генә түгел, шундый туганым булганы өчен сокланып, яратып тыңлыйм. Туганлык җепләрен саклап, озак еллар бергә яшәргә язсын әле.

Башка авылда яшәсә дә, безнең Мәлкән авылыннан чыккан асыл зат ул Раиса Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев