Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Ләкедән игезәкләр Василий белән Николай Әфган юлы узган батыр сугышчылар

III Керәшенчә марафонда катнашучы Римма Антонова авылдашлары, бертуган Василий һәм Николай белән таныштырды.

Василий белән Николай1966 елның 28 августынла Ләке авылында туып-үскән егетләр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә укыйлар. Шуннан армия сафларына алыналар. Төрекмәстанның Теджен шәһәрендә хәрби өйрәнүләрдән соң Әфганстанның Кабул шәһәренә җибәреләләр. Дөнья — икенче, халык — икенче. Үз илебездә тыныч шартларда үскән егетләргә ату, шартлау тавышларын ишетү, пуля яңгырларын күрү кыен була. Кайнар ноктага эләккән, һәртөрле әмергә карусыз буйсынуга торучы унсигез яшьлек егетләр, интернациональ бурыч үтиез, — дип аңлаталар.

Егетләр икесе дә БМП (боевая машина пехоты) йөртүче механиклар булалар. Бер чыгып киткәч, айлар буе йөриләр. Әфганстанны аркылыга — буйга кичәргә туры килә. Паншер тарлавыгында, Кабул -Черикар, Газни, Палихмурж һәм башка шәһәрләрдә булалар.

Бик авыр чаклар була.Өстә кояш кыздыра, эсселек 45-55 градуска җитә. Котелокта су кайный... Эх, бер тамчы су булса! Ә җил чыкса, ком бураны, күзләр генә ялтырый. Өстә-биек таулар, аларда кар, тауларга да менәргә туры килә. Миналанган юллар... Һәр куак, һәр таш артында, һәр кышлакта дошман сагалый икән.

Чит илдә үз илеңне сагыну хисе аеруча көчле була икән. Егетләр әниләре җибәргән кипкән шомырт чәчәген куеннарыннан алып исни торган булалар.

Шул чорда киңәшче булып хезмәт итүче, әфган телен бик яхшы белгән авылдашыбыз – Долгунов Валерий Иванович ялга авылга кайткан. Әти-әниләр йон перчатка, бал һәм сало, афәтләрдән саклаучы иманнарны яздырып җибәрәләр. 

Василий һәм Николай Кузнецовлар авыр сугышчан юл үтәләр. Үзләрен кыю батыр солдатлар итеп таныталар. Аларның күкрәкләрен «Батырлык өчен» медале бизи.

«Сугышлар булмасын, көннәребез имин, күкләребез һәм күңелләребез аяз булсын», –  дип әйтә алар беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев