Кукмарадан 5нче класс укучысы Рөстәм Кондратьев 45 блиндаж шәме ясаган
Зур Кукмара авылында яшәүче Рөстәм Кондратьевка - 11 яшь.
Ул, әти-әнисенең ярдәме белән, үз өйләрендә махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен блиндаж шәмнәре ясый. Яшүсмер парафинга интернет аша заказ биргән. Ул юлда тоткарланып озак кайткач, якын-тирә кибетләрдәге шәмнәрне дә әнисе белән сатып алганнар, авылдагы «Гараж» төркеменнән дә Рөстәмгә 5 килограмм парафин биргәннәр. Бер атна-ун көн эчендә Зур Кукмара урта мәктәбенең 5 «А» классы укучысы Рөстәм барлыгы 45 данә блиндаж шәме ясаган. Рөстәм «Гараж» төркеменә тагын биш килограмм парафинга заказ биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев