Ксения һәм Алексейның «Кыз килешү» йоласы керәшенчә үткән
1 ел очрашып йөргәннән соң, Алексей Касьянов сөйгәне Ксения Афанасьевага тәкъдим ясаган.
Ксения — Кукмара районының Югары Чура авылыннан. Студент елларында «Бәрәкәт» яшьләре бүлеге уздырган бер чарадан да калмыйча, 3 ел рәттән «Айбагыр» лагерендә дә була. Егете Алексей — Казанныкы. Аның әти-әнисе чыгышлары белән Теләче районыннан. Әтисе — Субаштан, әнисе — Югары Мирәтәктән.
Яшьләрнең танышулары социаль челтәрдә була.
«Социаль челтәрләрдә аккаунтым ябык, кеше мина «подписаться» итә, мин алай таныш булмаган кешеләрне подпискага кертергә бик яратмыйм. Алексейны да, күргән-белгән кеше булмагач, «друзья»га кабул итмәдем. Шулай «запросы на подписку«да торды да торды инде. «Озаак интектердең мине» дип көлә ул әле хәзер дә. Берничә атнадан соң, төнлә, запроста булган барлык кешеләрне, нишләптер, «друзья»га кабул итәргә булдым. Ул да шул исемлектә иде. «Принять подписку«га басуым булды, керткән «сторислар»га реакцияләре килә башлады. «Доброй ночи, Ксения, Вы не против познакомиться?» дигән смс-хәбәре килде. Атналар буе көн-төн язды ул миңа, ләкин мин берсенә дә җавап бирмәдем», — дип танышу тарихларын сөйли башлады Ксения.
Алексей очрашырга чакыргач та, кыз аның янына чыгарга ашыкмый.
«Аның «страницасы»на кереп, уртак танышларбыз бар икәнен, аеруча «Туганайлар» газетасы һәм «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге аккаунты булуын күргәч, сөендем. Эчемә ниндидер җылылык йөгерде. Үзеннән, туры бәреп, «син керәшенме әллә» дип сорадым, уңай җавап ишеткәч, күрешергә ризалаштым. Әле алай да тиз генә күрешеп булмады. Ә минем, я аның вакыт булмады. Һәм, ниһаять, берничә атнадан соң күрештек. Аның янына чыгуга, «минем кеше икән бу» дип уйладым. Бәләкәйдән керәшен егетенә кияүгә чыгарга теләдем, минем өчен чынга ашмас хыял кебек иде ул. Әле хәзер дә, вакыт-вакыт, ышанып бетә алмыйм», — дип елмая Ксения.
Яшьләр 1 ел очрашып йөри. 2024 елның декабрендә Алексей – Казан уртасында, Казанка яры янында сөйгәненә тәкъдим ясый. Ә инде 2025 елның 25 январендә Касьяновлар Кукмара ягына кыз сорарга киләләр. Анысы да чын керәшенчә булган: Ксения гаиләсе, туганнары белән керәшен күлмәкләре киеп, гармунга җырлап каршы алалар.
«Кыз килешу» бик күңелле узды. 35ләп кеше жыелды, мул табын әзерләдек. Безгә икона тапшырып, бәхиллек бирделәр. Иманнар әйтелде. Кара-каршы җырлаулар, биюләр булды. Гармун тавышы көне буе тынмады. Табынга аш-суны да җырлый-җырлый чыгардылар. Электән калган йола буларак, мин егетнең әнисенә сөлгеләр, эскәтерт бүләк иттем. Алексейлар ягы юлга кузгалганда да, без капка төбенә чыгып җыр белән озатып калдык, анда инде бар халык «Чабата» биеште», – дип сөйләде әлеге матур көн турында Ксения.
Яшь парлар җәй көне керәшен туе ясап, кәбен койдырырга да уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев