«Кряшен чибяре - 2026» конкурсы: 10 финалист
Республикакүләм Питрау бәйрәменең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2026» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз.
АНГЕЛИНА МУХИНА

Туган көне: 11 июль, 1999 ел.
Кайдан: Питрәч районы, Керәшен-Сәрдәсе авылы.
Уку/эш урыны: лингвистика юнәлеше буенча магистр, инглиз телен өйрәнергә теләүчеләргә белем бирә, аспирантурада укый. Төрле иҗади проектларда катнаша. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшли.
Девиз: кешенекенә тимим, үземнекен бирмим.
Хобби: сәяхәт итү, китаплар уку.
Конкурста катнашу максаты: керәшен дөнясында, атмосферасында кайнау. Милләтебез, мәдәниятебез өчен януын, күңелендәге милли хисләрне башкаларга җиткерү. Конкурстан якты хатирәләр, яңа танышулар көтә.
Бердәмлек нәрсә? Уңыш нигезе, бердәм булсак, дөнья тагын да яхшырак һәм тынычрак булыр.
Керәшен хатын-кызы... керәшеннәрнең милли үзенчәлекләрен күрсәтүче, мәдәнияте белән янучы, ыру сакчысы!
ПОЛИНА ГРИГОРЬЕВА

Туган көне: 6 июнь, 2006 ел.
Кайдан: Тукай районы, Аулаш авылы.
Уку/эш урыны: Алабуга культура һәм сәнгать колледжы.
Девиз: Ничек язган, барысы да шулай була.
Хобби: шигырь уку.
Конкурста катнашу максаты: керәшеннәр турында тагын да күбрәк белү, башка кызлар белән танышу, яңа дуслар табу. Карендәшләргә үзенең яратуын белдерү.
Бердәмлек нәрсә? Ул — безнең тамырларыбызны һәм тарихыбызны берләштергән көч. Ул бер-береңә терәк була алу һәм чиркәүдә бергәләп келәү итү бәхете.
Керәшен хатын-кызы... гаилә якытысын саклаучы. Ул тыйнак та, эш сөючән дә, зирәк тә, кирәк чакта ихтыяр көченә дә ия. Халкыбызның җаны, гасырлардан килгән моңы һәм чибәрлеге дә…
АЛИСА САБАЕВА

Туган көне: 9 январь, 2009 ел
Кайдан: Зәй районы, Сәвәләй авылы.
Уку/эш урыны: 10нчы класс укучысы.
Девиз: Гел алга!
Хобби: Китап укырга ярата, маникюр ясый.
Конкурста катнашу максаты: керәшен кульурасын, йолаларын дөньяга күрсәтү.
Бердәмлек нәрсә? Халыкларның дус-тату яшәве.
Керәшен хатын-кызы... гаилә учагын тотучы.
АНГЕЛИНА СОЛГАНОВА

Туган көне: 29 май, 2009 ел.
Кайдан: Мамадыш районы, Колышчы авылы.
Уку/эш урыны: Алабуга культура һәм сәнгать колледжы.
Девиз: Үткәннәргә үкенмәскә, алга барырга.
Хобби: җырлау, ашарга пешерү.
Конкурста катнашу максаты: керәшен яшьләре белән танышу, аралашу, йола-гадәтләребезгә хөрмәт хисе тәрбияләү, үземне яңа яктан ачу.
Бердәмлек нәрсә?Туганнарың, дусларың белән тату яшәү, бер-береңә булышу.
Керәшен хатын-кызы... уңган, булган, пөхтә, чибәр, шаян, иманлы.
АДЕЛИНА АРХИПОВА

Туган көне: 7 май, 2006 ел
Кайдан: Балык Бистәсе районы, Үри Чаллысы авылы.
Уку/эш урыны: Казан федераль университетында укый.
Девиз: Кем батырчылык итә, шул җиңә! Барлык чикләүләрне дә кеше үзе уйлап таба.
Хобби: китап уку, спорт белән шөгыльләнү.
Конкурста катнашу максаты: керәшеннәрнең мәдәниятен, йола-гадәтләрен популярлаштыру, саклау, өйрәнү, шулай ук үзенең сәләтләрен күрсәтү. Тәҗрибә белән уртаклашу һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту.
Бердәмлек нәрсә? Кешеләрнең уртак кыйммәтләргә һәм максатларга, шулай ук, бер-берсенә хөрмәткә нигезләнгән берләшүе. Үзара аңлашу һәм ярдәм атмосферасы тудыра, кыенлыкларны җиңәргә һәм уңышларга ирешергә юл ача.
ИРИНА ТИМОФЕЕВА

Туган көне: 18 март, 1999 ел.
Кайдан: Балык Бистәсе районы, Троицкий Урай авылы
Уку/эш урыны: Казан федераль университетының Алабуга инстиутында магистратурада укый; үз студиясендә дизайнер/художник буларак мастер-класслар уздыра; маникюр остасы.
Девиз: барысы да яхшы гына булачак, чөнки уңышсызлык минем өчен түгел.
Хобби: рәсем ясау, спорт белән шөгыльләнү.
Конкурста катнашу максаты: ыруым турында күбрәк белү, халкыбызның бөеклеген тою һәм аны киләчәк буыннарга да тапшыру. Иң мөһиме — үз карендәшләре арасында булу. Үз районын тәкъдим итсә дә, конкурс аша керәшен чибәренең максатчан икәнен күрсәтү теләге. Таҗ — шуның билгесе.
Бердәмлек нәрсә? Бар халкыңа бердәнбер булган хәтер һәм якты киләчәк.
Керәшен хатын-кызы... елга буендагы каен кебек: тамырлары — җир тирәнлегендә, ботаклары кояшка тартыла, ә үзе эчтән балкып тора. Ул — талдай сыгылмалы, ләкин аның үзәге нык. Кайда гына яшәсә дә үзенә көч бирә торган туган җире хәтерендә.
СОФИЯ САМОЙЛОВА

Туган көне: 6 июнь, 2010 ел.
Кайдан: Тукай районы, Мәләкәс авылы
Уку/эш урыны: 10нчы класста укый
Девиз: авырлыклардан куркып, артка чигенмә, алга бар, сине уңышлар көтә.
Хобби: «Питрау» балалар фольклор ансамбленә йөри; «Яшьлек» бию коллективында шөгыльләнә; «Супер Кряшен» КВН командасында уйный.
Конкурста катнашу максаты: керәшен бай мирасына тагын да якынаю, аны өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру.
Бердәмлек нәрсә? Уртак максатларга ирешү өчен көчләрне берләштерү. Дуслыкта, ярдәмләшүдә һәм аңлашуда, аеруча катлаулы чакларда бер-береңә терәк булуда.
Керәшен хатын-кызы... бу дөньяның матурлыгы, аны табигать аерым наз белән яраткан. Ул — таң алды нуры, әле төшке кояшка әйләнмәгән, ләкин инде яктылык бүләк иткән.
АНСТАСИЯ ШУМИТОВА

Туган көне: 19 декабрь, 1999 ел.
Кайдан: Мамадыш районы, Ташлыяр авылы
Уку/эш урыны: Яр Чаллы шәһәренең 39нчы күп профильле мәктәбендә музыка укыта.
Девиз: Шумит нәселе кызлары барысын да булдыра!
Хобби: спорт белән шөгыльләнә, җырлый һәм фортепианода уйный, "кавер«лар яздыра.
Конкурста катнашу максаты: керәшен традицияләрен, туган телне һәм гадәтләрне өйрәнү, җаны белән тою. Төп максаты — «Кряшен Чибяре 2026» титулына ия булу. Керәшен чибәре — матур йөз, буй-сын гына түгел, халкыбызның бай культурасын кадерләп саклаучы да.
Бердәмлек нәрсә? Үзара ярдәм һәм тугрылык.
Керәшен хатын-кызы... үз милләтенен культурасын, бәйрәмнәрен, җыруларын, ризыкларын белеп, саклап, йола гадәтләрне яшь буыннарга өйрәтүче, ата бабаларының рухи мирасын дәвам итүче.
ДАРЬЯ ДЕМЕНТЬЕВА

Туган көне: 18 октябрь, 2007 ел.
Кайдан: Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы
Уку/эш урыны: Казан федераль университеты студенты.
Девиз: игелекле йөрәк белән аерылып тор.
Хобби: Фотога төшерү, видеороликлар ясау, шигырьләр уку.
Конкурста катнашу максаты: керәшен мәдәниятенең бай, матур һәм үзенчәлекле икәнен күрсәтү. Үз-үзен сынап карау. Питрәч районы данын горурлык белән яклау.
Бердәмлек нәрсә? Татулык, халкыбыз көче. Бер-береңә карата ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булу. Бер фикергә килеп, уртак максатларга ирешү.
Керәшен хатын-кызы... гаилә учагы, йола-гадәтләрне саклаучы.
АЛЬБИНА МИХАЙЛОВА

Туган көне: 13 сентябрь, 1998 ел
Кайдан: Кукмара районы, Үрәсбаш авылы.
Уку/эш урыны: Казанның 7нче шәһәр больницасы.
Девиз: яр буен ташлап китүдән курку хисеңне баса алсаң гына, һичшиксез, океанны да йөзеп чыга алачаксың!
Хобби: Жырлау, бию, төрле кул эшләре буенча мастер-классларга йөрү, сәяхәт итү.
Конкурста катнашу максаты: керәшеннәрнең тарихын, мәдәниятын, йолаларын, әби-бабаларыбызның көнкүрешен ныклап өйрәнү, аны төгәл, дөрес итеп һәм асылын саклап киләчәк буынга тапшыру. Башка төбәкләрдәге кардәшләребезнең үзенчәлекләре белән танышу, яңа танышлар-дуслар табу.
Бердәмлек нәрсә? Бер-береңә терәк булып, шатлыкны уртаклашып, авырлыкларны бергә жиңеп яшәү. Бу кагыйдә ике кеше арасындагы яисә төркемдәге мөнәсәбәтләрдә дә, ил күләмендә дә урынлы.
Керәшен хатын-кызы... юмарт, эчкерсез, жыр-моң яратучы, гаилә учагын саклаучы, олыларны хөрмәтләүче, ир хакын хаклый белүче, изге күңелле, эчке һәм тышкы матурлыкны үзенә берьюлы жыйган.
18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2026» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.
Эльмира Шрыкова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев