Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кондраталылар тыныч, актив тормышта йолаларыбызны саклап яши

Чистай районының Югары Кондратада булып, ул авылларда халыкның тормыш күреп кайттык.

Яшьләр читкә китү ягын карый

Төрле авылларда булырга, күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Әлбәттә, теге яки бу чарага барган вакытта анда яшәүчеләрнең уңыш-казанышлары белән дә кызыксынасың, авылдагы проблемалар турында да сораштырасың. Авыл җирлеге башлыгы, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, гомумән, авыл халкы белән сөйләшергә тырышабыз. Авыл ничек яши? Халыкны нәрсә борчый? Тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту уңаеннан нинди эшләр башкарыла? Алардан да күбрәк бу хакта тагын кем белсен?!

1987 елдан бирле Югары Кондратада — башта авыл советы председателе, ә аннан соң җирлек башлыгы булып эшләүче Федор Чалмаев авылның бүгенге сулышы турында сөйләде.

«Авылда 260 кеше яши, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, чиркәү бар. Безнең авыл җирлегендә чувашлар һәм керәшеннәр яши. Бер-беребезнең йола-гадәтләребезне хөрмәт итеп, тату гомер итәбез. Һәр яктагыча, иң зур проблемаларыбызның берсе — яшьләрнең авылда калмавы. Эш юкны сәбәп итә алар. Авыл яшәсә, ил дә яшәр, диләр иде элек. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар, ләкин барысы да анда эшли алмый. Халык бик тырыш, мал асрап, бакчасында кайнашып үз көнен үзе күрә. Йола-бәйрәмнәребезне дә сакларга тырышабыз. Бүген дә авыл активистлары белән киләсе Тройсын бәйрәмен үткәрү турында сөйләштек. Җыелышта район керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов та булды. Оештыру комитетын сайладык, кемгә нинди эш йөкләнәчәген билгеләдек», — дип авыл һәм бүгенге эшләре белән таныштырып үтте Федор Пантелеевич. Шулай ук, авылда махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм — көндәлек кирәк-ярак әйберләре җыелуын да әйтеп үтте ул. Маскировка челтәрләре дә үргәннәр. Бүгенге көндә бу авылдан унбишләп егет — махсус хәрби операциядә. 

Сигез укучылы зур мәктәп

Югары Кондратаның тугызъеллык мәктәбендә дә булдык.

«25 елдан бирле шушы мәктәптә директор булып эшлим. Мәктәптә хәзерге вакытта 8 укучы, шуларның 5есе — башлангычта. Перспективага килгәндә, авылда мәктәпкәчә яшьтәге балалар юк дәрәҗәсендә. Киләсе еллар ничек булыр, алдан берни әйтә алмыйбыз. Мин эшкә тотынганда барлыгы 95 укучы иде. Бар тырышлыгыбызны куеп, төрле чараларда, олимпиадаларда катнашабыз. Укуда да, спортта да балалар сынатмый. Мәктәбебездә бар яктан да уңайлыклар булдырылган. Җылы, иркен, балалар гына ел саен кими», — дип мәктәпнең зур проблемасын ассызыклап үтте Елизавета Паишева. 

Мәктәпнең үз музеен да булдырган алар. Анда шушы авылның үткәне күз алдына килә. Бер почмакта элгәреге авыл йорты — чигүле мендәр тышлыклыклары, бистәрләр, тукылган паласлар, агач сәндерә, җеп эрләү станогы, көнкүрештә кулланыла торган җайланмалар... Барысы да бар. Елизавета Ивановна: «Мәктәп бетерелсә, музейны нишләтербез? Шушы кечкенә генә бүлмәгә авылыбыз тарихы сыйган бит», — дип борчылуын белдерде. Авыл тормышының мәшәкатьле ягы күп булса да, Югары Кондраталыларның китапханәгә килергә, укырга, дөнья хәлләре белән танышырга да вакытлары кала. 

«Туганайлар»ны өйдә җыелып укыйлар

Китапханәче Елена Гурьянова әйтүенчә, китапханәдән кеше өзелми. Елена Михайловна монда 10 ел эшли. Ул үзе Урал поселогында туган. Кондратага күчкәч, күп еллар авылда балалар бакчасын җитәкли.

«Балалар бакчасы ябылгач, монда урнаштым. Китапханәгә балалар еш керә, төрле чаралар да үткәрәбез алар белән, китаплар да укыйбыз. Өлкәннәр, күбрәк, газета-журналлар белән бергәләп танышу өчен киләләр. Газеталарны йөри алмаучыларның, мөмкинлеге чикле кешеләрнең өйләренә үк алып барам. «Туганайлар»ны да яратып укыйбыз. Авыл халкы белән бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәбез. Халкыбызның җыру-йолаларын онытмыйбыз«, — дип сөйләде ул. 

Келәүләр, Тройсыннар

Урам буйлап атлаганда ике түти очрады.

«Без шулай көн дә урам әйләнеп керәбез. Авыл сулышы, аның табигате, һәр борылышы, һәр йорты күңелгә якын бит. Тик, авыл бетеп бара дисәк дә ялгыш булмастыр. Күбрәк пенсионерлар шул инде хәзер», — диде алар. 

Люба түти Муллагилова:

«Мин үзем шушы авылда тудым, ирем читтән килеп монда калган кеше. Икебез дә шушы авылда укытучы булып эшләдек. Хәзер лаеклы ялда, өйдә генә. Ике кызыбыз Казанда яшиләр, еш кайталар. Балалар авылда калмый шул, вакыты узды. Моның өчен 1990 елларда тырышырга кирәк иде. Күп кенә әти-әниләр кебек, без үзебез дә, «авылда нәрсә бар, шәһәргә китәргә» дигән киңәш бирдек. Эш булмады, колхозлар таралды. Яше җитеп барган кешегә лаеклы ялга чыгарлык эш табуы да авырлашты. Элек авыл зур, урам тулы бала-чага, көндез түгел, кичен чыксаң да, авыл гөрләп тора иде. Без укыганда класста 24 бала идек, ә инде үзебез укытканда иң зур класс 16 укучылы иде. Хәзер класста бер бала булса да сөенәбез. Авылда яшәүдән зарланмыйбыз, мал асрыйбыз. Буш йортлар күбәя бара, шунысы күңелгә тия, әлегә халык яши торган йортлар 80 тирәсе. Йөрүче бик күп булмаса да, чиркәү дә бар. Бәйрәмнәрдә келәүләр уза, андый вакытта халык та җыела. Священник отец Валерий — керәшен, Кондратада яшәмәсә дә, төпләре безнең авылдан, аңа рәхмәт, гел килеп йөри. Акчаны да җыябыз, матурлап, карап та торабыз, фермерлар булыша, авылның үз группасы бар, анда читтә яшәүче яшьрәкләр дә күп. Алар да авыл өчен ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Авылыбызның престол бәйрәме — Тройсын. Хәзерге вакытта ул мәктәп тирәсендә уздырыла. Ә элгәре каенны Новиков урамы башында куялар иде. Аның янында җыелган кешенең исәбе-хисабы булмый. Каенның урынын гел күчереп, көне буе җырлап-биеп, бәйрәм итәләр. Тукталган урында түгәрәк уен ясап, уен уйныйлар. Авылыбызның бер урамында чувашлар яши, аларны бездә аерып тору юк, барыбыз да бер телдә сөйләшәбез, динебез дә бер», — дип сөйләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев