Керәшен хәрәкәте ветераны Илья Михайлов арабыздан китте
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы ветераны, Казан үзәгендә Керәшен җортын торгызуга өлеш керткән Илья Васильевич Михайлов 86 яшендә арабыздан китте.
Илья Михайлов Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылындагы фронтовик гаиләсендә туа. Лубянка урман хуҗалыгы техникумында белем ала. Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итә. Сроклы хәрби хезмәттән соң, Казан шәһәренең 7нче заводына эшкә керә. Казан авиация институтында радиоинженер белгечлегенә укып югары белем ала. 1966 елдан заводта хәрби вәкиллек инженеры була. 1982 елдан «Элекон» берләшмәсенә әйләнгән бу заводта 30 еллап эшләп, директорның җитештерү буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә ул. 1977 елда Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәрендәге яңа радиодетальләр заводына директор итеп билгеләнә. 1985 елда гаиләсе белән Казанга кайта. Үзгәреш елларында Түбән Камадагы шин заводы белән хезмәттәшлек итә торган шәхси фирма оештыра...
Илья Васильевич — Татарстан икътисадын үстерүдә генә түгел, республика керәшен оешмасы эшчәнлегендә дә якты эз калдырган олы шәхес. 2007 елда Татарстан керәшен иҗтимагый ошемасы төзелгәч, ул башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм ревизия комиссиясе председателе була. 2008 елда Казан шәһәре үзәгендә керәшен оешмасы өчен бина бирелгәч, аның техник документациясен җыю һәм рәсмиләштерүне дә Илья Васильевичка ышанып тапшыралар. Ул бина — хәзерге вакытта барлык карендәшләр дә яратып йөри торган Җәкәү җорты.
Илья Васильевичның арабыздан китүе — барыбыз өчен дә олы югалту. Хатыны Пелагея Ивановнаның, уллары Андрей, Владимир, Василийның, оныкларының һәм барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Илья Васильевичның якты истәлеге күңелләрдә яшәр.
Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев