Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кече Нослыдан Кристина Иванова халкыбыз традицияләрен саклауга үзеннән зур өлеш кертә

Кристина Иванова «Иҗатчы» фәнни-иҗат җәмгыяте конференциясендә Мари-Эл керәшеннәренең фольклоры белән бәйле тикшеренү эшен тәкъдим итте.

Кристина Иванова – Марий-Эл республикасындагы Мари-Төрек районының Кече Нослы авылында яшәүче карендәшләребез Ивановлар гаиләсеннән.


Бу гаилә – җыр-моңга да, шигырияткә дә гашыйк. Алар үз якларындагы керәшеннәргә хас традицияләрне буыннан-буынга тапшырып килә.
Кристина Иванова Йошкар-Ола шәһәренең мәдәният колледждында белем ала. Ул кечкенәдән үк бик күп чараларда катнашып, зур уңышларга ирешә.
Декабрь аенда Марий-Эл республикасының Йошкар-Олада шәһәрендә "Мирас-Наследие"төбәкара милләтара фестиваль-конкурсы узган иде.
Конкурс Мари Эл Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән. Бу конкурста Кристина Иванова да катнашты. Чыгыш нәтиҗәләре буенча, ул «вокал-соло» номинациясендә 3нче дәрәҗә лауреат булды һәм тантаналы шартларда диплом белән бүләкләнде.
2025 елның 31 январендә үзе укый торган уку йортының мәдәният һәм сәнгать факультетында студентларның «Иҗатчы» фәнни-иҗат җәмгыятенең 25нче юбилей конференция-конкурсы узды. Әлеге конференция-конкурста катнашучылар компетентлы жюрига төрле тематикадагы 5 проект эше тәкъдим итте. Алар арасында Кристина Иванованың керәшен фольклор тематикасы белән бәйле тикшеренү эшләре дә бар иде. Конференция-конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләр билгеләнде. Хор бүлегенең 1 курс студенты Кристина Иванова, (җитәкчесе Мария Загайнова) махсус диплом белән бүләкләнде. Тикшеренү эшенең темасы – “Керәшеннәренең традицион йола бәйрәмнәре". Аның әлеге проекты керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен саклап калу максатыннан эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев