Казаннан Сәмәрканд һәм Нәмәнганга туры даими авиарейслар ачыла
Хәбәрләр

Казаннан Сәмәрканд һәм Нәмәнганга туры даими авиарейслар ачыла

Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Сәмәркандка рейслар 26 августта ачыла. Самолет чәршәмбе көнне 23.50 сәгатьтә кузгалып китәчәк, ул 3 сәгать 5 минут эчендә Сәмәркандта булачак. Сәмәркандтан Казанга авиарейс 27 августта ачылыр дип көтелә. Үзбәкстаннан самолетлар пәнҗешәмбе көнне җирле вакыт белән 5.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы 3 сәгать 25 минут тәшкил итә.

Нәмәнганга рейслар 5 сентябрьдә ачыла. Әлеге шәһәрдән самолет шимбә көннәрендә 22.10 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Очышның дәвамлылыгы 3 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Казанга авиарейс 6 сентябрьдә ачыла. Үзбәкстаннан самолет якшәмбе көнне җирле вакыт белән 4.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы — 3 сәгать 45 минут.

Татар-информ


Нет комментариев