Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа сезонны башлады

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны башланды. Быел әлеге проект һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артындагы мәйданда уза.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектны 2021 елдан башлап Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.

Быел ул алтынчы тапкыр халыкны үзенә җыйды. Алып баручылары – биюче Алсу Мәгъсумҗанова белән Кариев театры артисты Булат Гатауллин. 

Проектның ачылышына Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованы да чакырганнар. Ул халыкка үзенең җырларын бүләк итте. 

«Хәрәкәттә — бәрәкәт» проектында «Бию көрәше» дә уза. Җәй буе иң яхшы биючеләрне билгеләячәкләр һәм җиңүче 30 августта игълан ителә. Бу юлы ир-егетләр көч сынашты. Тамашачы мәхәббәтен алар арасыннан җырчы Рифат Зарипов төркемендә биеп йөрүче егет Нәргиз яулады.

Быел Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проектында татар биюләреннән тыш башка халык биюләрен дә өйрәнәчәкләр.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев