Казанда Григорий Родионов исемендәге бишенче фәнни-тикшеренү конференциясе узды
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Григорий Родионов исемендәге “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” дигән төбәкара бишенче фәнни-тикшеренү конференциясе булды.
Конференция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы уңаеннан, Григорий Родионовның (псевдонимы – Гәрәй Рәхим) әдәбиятта калдырган мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан, укытучылар, тәрбиячеләр, педагоглар арасында оештырылды. Ул Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге, Казан шәһәренең Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Балалар иҗаты йорты, Казан шәһәре керәшеннәр оешмасы ярдәме белән уздырылды.
Конференциядә Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, Татарстан халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиулиин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Алия Гарипова, галим, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Николай Максимов, Татарстанның халык артисты, “Айбагыр” ансамбле җитәкчесе, Галина Казанцева, Лениногорск районының Федотовка авылы мәктәбендәге “Мирас” туган як музее җитәкчесе Александр Григорьев, Григорий Родионовның хатыны Диләрә Родионова, укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар һәм танылган карендәшебезнең иҗатына битараф булмаган кешеләр катнашты.
Әлеге конференция 2020 елда Светлана Борисова тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Ул үзе дә моның турында искә алып узды:
“Туган телләр һәм халыклар дуслыгы” елы иде ул. Без шул сүзне ишетүгә, Җәкәү йортында утырыш оештырдык. Анда, әлбәттә, Григорий Васильевич та бар иде. Шунда мин аңа Г.Родионов исемендәге конференция үткәрү кирәклеге турындагы фикеремне җиткердем. Ул бик тиз кабул итеп, әзерләнә дә башладык. Җитәкчеләр белән сөйләшеп нигезләмә төзедек, секцияләр билгеләдек. Соңрак, килгән эшләрне бергәләп укыдык, бәяләдек. Бу Г.Родионовның 80 яшьлек юбилей елы иде”, – дип Григорий Родионов исемендәге беренче конференция белән бәйле хатирәләрен искә төшерде Светлана Алексеевна.
Хатыйп Миңнегулов һәм, шулай ук, Николай Максимов та үзләренең истәлекләре, Григорий Родионовның иҗат үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Аерым алганда, Николай Валентинович Г.Родионовның шигырьләрендә керәшеннәргә генә хас булган үзенчәлек – кабатлану барлыгын искәртеп узды. Мондый үзенчәлекнең Яков Емельянов шигырьләрендә дә ачык чагылуын әйтте.
Диләрә Родионова конференцияне уздыруда оешма җитәкчесе Светлана Борисованың хезмәте аеруча зур булуын әйтеп узды. Барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде. Һәм ирен күз яшьләре белән искә алып, Григорий Родионов үзенә атап язган шигырьне укып үтте.
Төбәкара конференция эшендә быел, үзебезнең Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл, Оренбург, Ростовтан да катнашканнар. Үз эшен 4 секциядә алып барган конференциягә укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар һәм студентлардан барлыгы 302 эш килгән, шуның 171е финалга үткән.
Конференцияне Казан шәһәренең "Айбагыр" ансамбле (җит.– җырчы Галина Казанцева) чыгышы белән башланып китте.
Конференциянең хөрмәтле кунагы Людмила Аланлы якташы Григорий Родионов сүзләренә үзе көй язган җырны башкарды.
Сәнгатьле уку секциясендә җиңү яулаганнар арасыннан Клара Николаева, Илфат Мусин, Гөлия Сөнгатуллина һәм Нина Фадеева Г.Родионов әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Соңыннан призлы урыннар алган укытучыларны, укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Аларга дипломнар тапшырылды, китаплар бүләк ителде.
Конференциядә катнашучылар “Айбагыр” ансамбленең керәшен җыруларын тыңлап, күңелләрен көй-моңнарыбыз белән баеттылар.
Конференциядән соң, Казан автотранспорт техникумында татар теле һәм әдәбиятынан укытучы, Людмила Демидова белән сөйләштек. Ул Григорий Родионов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Бу конференциядә бик рәхәтләнеп студентларым белән инде 5 ел катнашабыз. Шушындый олы шәхес белән очрашу бәхете безгә дә насыйп булды. 2021 елның 21 февральдә Туган телләр көненә мин Гәрәй Рәхимне үзебезнең техникумга студентлар белән очрашу кичәсенә чакырган идем. Ул актлар залына кергәндә аны зал тулы студентларыбыз басып, кул чабып каршы алдылар. Ул да әйтерсең, әллә кайчангы танышлары сымак кулларын югары күтәреп, елмаеп, "Менә, мине монда да беләләр икән"- дип сәламләп керде. Очрашу бик җылы һәм әйтеп бетергесез яхшы атмосферада узды. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ул бик рәхәтләнеп җавап бирде. Үзе турында әле берсен, "әле тагын бер әйбер сөйлим"- дия- дия әле икенчесен сөйләде. Студенлар яныннан китәргә ашыкмады. Әйтерсең лә, сөйләп калдырасы сүзләре күп иде аның.
Инде хәзер аны күрми калган яңа килгән студентларга, "Менә күрегез нинди олы шәхесләр килде безнең техникумга"- дип, горурланып сөйлим. Кичәдә булган фотоларны күрсәтәм.
Шушындый олы шәхесләребез исән булганда ешрак очрашулар оештырсак иде. Бүгенгедәй күңелле кичәләрдә катнашу ул, әлбәттә, безнең өчен зур бәхет", - диде Людмила Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев