Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Казанда Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» китабын тәкъдим итү кичәсе була

25 январьда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев үзенең өченче китабын тәкъдим итәчәк.

Тышлыгына ук үзенең туган авылы Владимирның көзге күренеше (анысы — авылдашы Ольга Чемкина фотосы) урын алган китапка Георгий Мифодеевичның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре һәм «Микай» поэмасы кергән.

Бу – аның өченче китабы. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Рәхмәт сиңа, җыр» дигән шигырьләр китабы чыккан иде. 2019 елны Казан шәһәренең «Ак бүре» нәшриятында «Балачакны сагынып» китабы басылды. Ә «Рәшә чыңы» китабы «Куранты»да басылды. 

Шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсендә Георгий Ибушевның иҗатташ дуслары да катнашчак. Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчесе урынбасары, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, шагыйрә, язучы һәм тәрҗемәче Луиза Янсуар, әдәби-музыкаль лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Владимир Васильев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Газинур Фарухшин,  «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең оркестр артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьева, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артисты Гөлнара Байназарова һәм башкалар катнаша. Кичәне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып бара. 

Башлана 11.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев