Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Казан укучылары «Бөек Җиңү» олимпиадасында катнаша алалар

Анда алар 1941–1945 еллардагы сугыш турындагы белемнәрен тикшерә алачак. Гаризаларны 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрдән кабул итәләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Олимпиада өч этаптан тора. Беренчесе 27 февральдә старт ала. Анда геройларга, батырлыкларга, төп сугышларга һәм Бөек Ватан сугышы тарихындагы мөһим даталарга багышланган сораулар бар. Икенчесе 24 мартта башлана. Катнашучыларга тематик сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, эссе да язарга туры киләчәк. 6 майга планлаштырылган финал этабында да балаларны иҗади бирем көтә.

Катнашу өчен проект сайтында теркәлү кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең мәгариф идарәсендә. Шунда ук олимпиада турында нигезләмә бастырылган. Җиңүчеләр Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадын карау мөмкинлеге алачак.

Моннан тыш, укучыларга иҗади конкурста үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итәләр. Ике номинация бар — «Җиңү йөзләре» (үз гаиләсеннән герой белән рәсем ясарга кирәк) һәм «Яшь полководец» (бала 1941–1945 еллардагы теләсә кайсы бөек полководец турында иҗади хезмәт яза ала).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев