Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Казан чираттагы температура рекордын куйды

Метеоролог фикеренчә, 2025 елның январь аен бер гасыр алга үзенчәлекле экскурсия буларак карарга мөмкин — ул чагында нәкъ менә шундый һава торышы кышның икенче ае өчен норма булачак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүһәдиев «ТНВ-Татарстан» телеканалындагы «Таяну ноктасы» программасында шулай дип белдерде.

Метеоролог сүзләренчә, циклоннар һәм антициклоннар һәрвакыт бер-берсен алыштыра һәм хәтта циклонның төрле өлешләрендә дә һава шартлары аерыла.

«Шуңа күрә төньяк агымнар йогынтысы вакытында, әлбәттә, әле тун киячәкбез. Әмма озак вакытлы перспективада бездә бу гыйнвар нормадан 6 градуска җылырак булды, хәзер шундый тренд күзәтелә — климат дистә ел эчендә 0,6 градуска җылына. Шул рәвешле, бу гыйнварны бер гасыр алдагы гыйнварга экскурсия буларак кабул итәргә мөмкин. Димәк, йөз елдан соң гыйнвар шундый ук булачак — кешеләр тун кимәячәк», — дип искәртте КФУ доценты.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 29 гыйнварда Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 11-14 градуска узып киткән. 30 гыйнварда Казан чираттагы температура рекордын куйды.

Шул ук вакытта, Татарстан синоптикларының фаразлары буенча, февральдә уртача айлык һава температурасы республика территориясендә климатик нормадан бер градуска югары булачак. Казанда климатик норма −9,7 градус, төбәктә −10,7 градус тәшкил итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев