Иванайдан Алевтина Петрова: «Авылыбызның чиркәүле булуына сөенәбез»
Алевтина Петрова Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан. Бүгенге көндә Түбән Камада яши.
Быел без, «Туганайлар» газетасы журналистлары, Иванай авылындагы Качману бәйрәмендә булдык. Келәү Качману иртәсендә сәгать 8дә башланып, 10га кадәр дәвам итте. Чиркәүгә халык күп җыелдган иде. Түбән Камадан кайткан Алевтина Петрова белән дә аралашырга өлгердек.
«Туган нигезем шушы авылда, безнең йорт — чиркәү каршында гына. Анда әти-әнием яши. Авылыбызның чиркәүле булуына сөенәбез. Һәр бәйрәм саен кайтабыз, келәү тыңлыйбыз. Качмануда күп итеп су алып калабыз. Аруландырган суны әз-әзләп кенә кулланып, бер елга кадәр җиткерәбез. Файдасын да сизәбез, ул авырганда ниндидер көч өсти кебек, чир тизрәк уза. Күз тиюдән дә шифасы бар, иман әйтеп, кечкенә балаларга эчертәбез, битләренә сөртәбез. Бездә Качману бәйрәме элгәредән үк үткәрелеп килә. Купель юк иде, махсус әзерләнгән бәкегә төшеп, 12-15 кеше коена иде. Бәке янына качлар ясала иде. Ул суларны авылдагы Мария һәм Пасук әбиләр иман әйтеп аруландыралар иде. Хәзер алар юк инде. Качману алдыннан өйдә чисталык булдыру, тәре алларын юу, тәреләрне сөртеп алу, тәрәзә-ишекләргә кач сызу гадәте әле дә саклана. Әле ярый, үз авылыбыз кешесе булмаса да, священнигыбыз бар», – дип сөйли ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев