Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Иванай — иманлы һәм нык авыл

Балык Бистәсе районының Иванай авылында халык үз җирендә булган һәр мөмкинлекне кулланырга җай табып, динне олылап, йолаларны саклап, сокланырлык итеп яши белә.

Бу якларда авыллар төзек, яшәр өчен барлык шартлар бар, хәтта, шәһәр белән чагыштырганда, яхшырак дисәк тә ялгыш булмас. Суы, газы кергән, юлы, кибете, фельдшер-акушерлык пункты һәм иң мөһиме — чиркәве бар. Тагын ни кирәк? Элек бит кеше мичкә ягасы, су кертәсе, бәдрәфкә урамга йөрисе юк, дигән булып шәһәргә китә иде. Эше юк дияр идең, тырыш кеше эшен дә таба, күп итеп мал асрый, умарта тота. Иванай яшәр әле! Киләчәге өметле. Авылда буш урыннарны алып, өйләр салып кую да гадәткә кереп бара. 2022 елда Иванайда Иисус Христосны чумылдырган исеменә (Богоявления Господне) керәшен чиркәве ачылды. Хәзерге вакытта зур чиркәү авылга нур өстәп тора. Даими рәвештә келәүләр үткәрелә. 

Җан тынычлыгы кирәк

Иванайда барлыгы 78 хуҗалык булып, 162 кеше исәптә тора. Авылда клуб, пункт, ике кибет бар. Бу авылда чишмәләр күп: Бәширләр, Андралар, Руслар чишмәсе... Авыл кешеләренең бер өлеше читкә чыгып эшли, күбесенчә Лесхозга баралар. Төрле техникалар белән хезмәт күрсәтүчеләр дә җитәрлек. Үз-үзенә таянып, тырышып көн күрүче халык яши монда. Төп чыганаклары — мал. Авылның һәр шәхси хуҗалыгында диярлек берничә сыер (кайберәүләрендә алар дистәгә якын), бозау, дуңгыз, сарык тотучылар, кош-корт үрчетүчеләр дә бар. Сөтне урнаштыру җаен да тапканнар. Күбесенчә үзләре шәһәргә алып барып сата. Алар анда сөтен дә, сөттән ясалган продуктларны да илтә. Районнан килгән сөт җыючыларга да тапшыралар. Итне дә Түбән Камада, Казанда яшәүчеләргә саталар. Терлек азыгын үзләренең пай җирләрен эшкәртеп алалар.

Халкы белән күрешеп сөйләшә башлауга ук, Иванайны иманлы, киләчәге ышанычлы авыллар рәтенә куйдым. Сәбәбе — кешеләренең тырыш, тыныч, динле булулары. Араларында җыр-моңга, уен-көлкегә осталар күп булса да, алар өчен беренче чиратта — хезмәт. Бу хакта безгә клуб җитәкчесе Нина һәм аның кызы Надежда Евдокимовалар да сөйләде:

«Безнең авыл халкы бик тыныч, үзләрен башкаларга күрсәтергә, мактанырга яратмый. Бигрәк тә соңгы елларда тормышның кадерен белеп, җан тынычлыгы кирәк дип, яши иванайлылар. Авылның һәр гаиләсе үз йолаларыбызны сакларга тырыша, бәйрәмнәрне хөрмәт итә, бар мирасын буыннан-буынга тапшырырга омтыла. Башка яклардан аермалы буларак, бәйрәмнәр дә элгәрегечә, артык шау-шусыз гына үтә. Клубта чаралар үткәрәсе булганда, каршы килмиләр, катнашучылар да, тамашачылар да шактый җыела. Чүк бәйрәме бик матур уза. Анда ел саен ботка пешерү йоласы үтәлә, түгәрәк уенда авыл көйләренә җырулар җырлана». 

 

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин да биредә яшәүче халыкның бердәмлегенә, уңганлыгына басым ясады.

«Иванай — Казаклар Чаллысы авыл җирлегенә керүче алты авылның берсе. Кыска гына вакыт эчендә дә минем өчен бу авыллар бик якынайды. Халыкның татулыгы, бернинди эштән дә баш тармаулары, авыл өчен җан атып яшәүләре ошый. Керәшеннәр гади, күмәк халык. Үзара салым акчасын җыйганда да берсүзсез кушылалар. Иванайлылар башка авыллар белән чагыштырганда зуррак суммада да җыялар. Ул акчага юлларны төзекләндерәбез, элек сазлыклы булган җирләрне махсус дамбалар күтәртеп тигезләдек. Авыл йортларына чишмәдән су кертүне дә быел тормышка ашырдык. Һәр яктагыча яшьләр шәһәргә китү ягын карый, алай да бөтенләй авылда калмыйлар дип булмый. Быел авылда ике кыз бала туды. Бу — зур булмаган авыл өчен олы сөенеч. 4 укучы балабыз бар, аларны автобус белән Котлы Бөкәш мәктәбенә йөртәләр», — дип сөйләде җирлеккә ике еллап җитәкчелек итүче Фәрит Хәбибрахманович. 

Авылның хөрмәтле кешеләре — озак еллар укытучы булып эшләгән Елизавета Афанасьева, Анна Токранова белән дә очраштык. 40 елдан артык педагоглык стажына ия Анна Андреевна безнең редакция белән һәрвакыт элемтәдә тора. «Туганайлар»га язылучылар арасында уздырылган розыгрышларда өч ел рәттән бүләк тә отты.

«Үзем дә, ирем Пётр да газетаны яратып укыйбыз, әллә шуңамы, өч ел рәттән бәхет елмайды», — дип, эшебездә уңышлар теләде ачык күңелле Анна түти.

Пётр дәдәй Иванайның үзендә туган, ә Анна түти — Зәй районының Якты Күл кызы. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, читтә яшәсәләр дә, әти-әниләренең хәлләрен белеп яшиләр. 

Елизавета Николаевна Иванайның үзеннән. Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлап, шушы авыл егете Николайга кияүгә чыга. 36 ел гомерен мәктәптә башлангыч классларда балаларга белем бирүгә багышлаган. Үзләре дә бер кыз һәм бер ул үстергәннәр, уллары — махсус хәрби операциядә.

«Безнең яшьлек атеизм чорына туры килде. Шулай да, хәтеремдә, авыл өлкәннәре бәйрәмнәрдә йолаларны үтәп, динне онытмыйча яшәделәр. Бездә шундый йола бар иде — армия хезмәтеннән кайткан егетләр, Качмануда өч тапкыр тиеш дип, су коеналар иде. Ул вакытта да, Качмануда су аруландыру, кач сызу, Олы көнгә күкәй пешерү, Нардуган йөрүләр, каз өмәләре тукталып тормады»,— дип сөйләде ул.

Авыл кешесенең бәхете — хезмәттә

Гомере буе бер өлкәдә эшләп, хезмәтенә тугры калган кешеләрне бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Хәзерге буын, эшендә әз генә авырлык килеп чыктымы, икенче эш урыны эзли башлый. Кырык ел гомерен сыер савучы хезмәтенә багышлаган Елена Трияева белән сөйләшкәндә, күзләрендә моң күреп уңайсызланып калдым. «Мин гади сыер савучы гына бит», дисә дә, мактауга hәм хөрмәткә лаек ул.

«Сыер саварга таң атканчы чыгып китә идек. Ничек эшләдек икән дип уйлап куям кайчакта, өйдә дә эшнең беткәне юк. Егерме елын аппаратсыз, кул белән саудык. Күзләр күрмәсә, аяк йөрмәсә дә, Аллага шөкер, яшәп ятабыз. «Эштән курыкмагыз», диләр иде безгә яшь чагында. Төп йортта, ирем Василийның әниләре белән яшәдек, өч бала үстердек. Әниләрдән калган йолаларны саклап яшибез. Һәр бәйрәмне олылап, өйдә камыр ризыгы пешерәбез. Авылдагы кибетләргә барганыбыз да юк, балалар кирәк нәрсәне барысын да алып кайталар»,— диде Елена түти. 

Авылда мал асрамаучы юк диярлек. Бертуган Николай, Петр, Алексей Токрановлар үзара тату яшиләр. Бүген дә алар бергә җыелышкан иде. Олы киленнәре Миләүшә — Кайбыч, икенчесе Лидия — Зәй, ә кечесе Люба — күрше Казаклар Чаллысы авылы кызы. Олы Токрановлар — Зәйдә, ә иң кечеләре Алексей гаиләсе Иванайда яши. Кунакка кайткан киленнәрнең берсе — Лидия Токранова:

«Авылда яшәүче һәр кешенең көне бертөрле диярлек башлана. Любовь белән Алексейның хуҗалыклары зур, үзләрен тәэмин итү өчен җитә. Безне дә кунакка еш чакыралар, Ирләребезнең дә, үзебезнең дә гел кайтасы килеп тора. Табында — үзләре җитештергән яхшы ризык кына»,— дип сөйләде.

Любовь һәм Алексей өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

«Аллага шөкер, саулык булгач, нигә асрамаска! Хәзер бит бөтен мөмкинлекләр дә бар. Балалар кайтып булышып тора, туганнар да кайтканда ярдәм итәләр. Килендәшләр тату яшибез, каенанабыз безне шулай бер йодрык булып яшәргә өйрәтеп калдырды. Техника үзебезнеке — ике комбайн, ике трактор, ике машинабыз бар. Сөтне 30 елдан артык Казанга алып барып сатабыз», — дип үз тормышлары белән таныштырды Любовь. 

Алардан соң, 43 ел иңне-иңгә гомер итүче Нина һәм Сергей Волковларга юнәлдек.

«Үзем — Казаклар Чаллысыннан. Авыл клубында танышып, берәр ай очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Яхшы тормыш өчен бөтен әйберебез дә бар. Хуҗалыкны үз көчебез белән күтәрдек. Бергә яши башлаганнан бирле, мал асрап гомер итәбез. Дүрт бала үстердек, ничек өлгерүебез турында үзебез дә аңлап бетермибез. Иң мөһиме, малларны яратырга, күңел биреп эшләргә кирәк. Шәһәргә китү турында уйламадык, балалар да бәләкәйдән үк булышты. Кызлар кайткач, ризык әзерләү тулысы белән алар өстендә. Улларыбызның берсе — махсус хәрби оперциядә, хәбәрләшеп торабыз. «Исән-сау булыйк, яшәргә — гаилә белән сезнең яныгызга, төп йортка кайтырбыз», — дип әйтә ул сөйләшкәндә.  Олы улыбыз да гаиләсе белән авылда яши. Әле яңа гына өй җиткезеп керделәр, өч бала үстерәләр», — диде Нина түти. Аның сүзләренә Сергей дәдәй дә кушылды: «Тормышыбыз әйбәт, йортны да үзебез җиткездек, юллар да бар. Малын асраса, җирен эшкәртсә, яшьләргә дә рәхәтләнеп яшәргә була авылда. Сөтнең дә литрын 40 сумнан тапшырабыз. Өй түреннән килеп алалар, аппарат белән савабыз. 45 баш умарта да бар әле безнең».

Кем белән генә сөйләшсәң дә, Иванай халкының тырышлыгына күбрәк инанасың. Авыл клубында эшләүче Нина Евдокимова белән ире Георгийның бергә яшәүләренә —33 ел. Алар әти-әниләре янында, төп нигездә яшәгәннәр.

«Каенана-каената белән — 23, ә әти мәңгелеккә киткәч, әни белән тагын 7 ел бергә яшәдек. Колхоз беткәнче Георгий шофер булып эшләде. Хәзерге вакытта 5 савым сыер тотабыз. Сөтләреннән творог, май, каймак әзерләп, атнага бер көн Казанга сатырга йөрибез. Килгәнебезне көтеп кенә торалар. Бозауларыбыз да җитәрлек. Үзебезнең җирләр бар, Георгий шунда печән hәм бөртекле культуралар үстерә. Эш күп вакытта кызыбыз Надежда ел саен отпуск ала, безгә булышырга дип, атна саен ялларга да кайта. Бергә-бергә эшлибез, клубта да кызымның ярдәме бик зур, барлык чараларны да оештырырга булыша, бәйрәмнәрне алып бара. Клубта эшли башлавыма 12 ел булды. Техникум бетергәч, Котлы Бөкәш авылындагы сельпода — бухгалтер, кияүгә чыккач — авылыбыз кибетендә, аннан13 ел Казаклар Чаллысындагы амбарда кладовщик булып эшләдем. Хатын-кызның хуҗалыкта да, өйдә дә эше бетми, пешерергә дә яратам. Авылда бәйрәмнәрдән соң чәй эчәргә бәлеш пешерәм, катнашкан-булышкан кешеләрнең барысын да сыйлыйм», — дип сөйләде Нина Петровна.

Владислав — алтын куллы егет 

Раиса һәм Валентин Егоровлар гаиләсен Иванайда гына түгел, тирә-як авылларда, шәһәрләрдә дә беләләр. Дөресрәге, уллары Владиславны. Кирпечтән төзелгән өр-яңа йорт янына килеп туктауга, безне көр тавышлы Рая түти матур җырулары белән каршы алды.

«Шушы авылда тудым, шунда кияүгә чыктым, шунда ике балабызны үстердек. Икенче балам Владислав вакытыннан алда, бик кечкенә булып туды. Аны саклап калу өчен бар тырышлыгымны куйдым. Тик колагы ишетми торган булды. Төшенкелеккә бирелмәде, Ходайның биргәненә шөкер, үсеп җитте, күпләр сокланырлык оста ул хәзер. Һөнәрләре бик күп: умартачы, агач остасы, эретеп ябыштыручы. Аның тырышлыгы белән, алты ай эчендә өй җиткезеп кердек»,— диде Раиса Егорова. 

Владислав белән сөйләшү шундый рәхәт, аның мөлаем йөзеннән, йомшак тавышыннан ниндидер җылылык бөркелә. Ишетү аппараты булгач, әйбәт ишетә.

«Эшсез тора алмыйм, эч поша башлый. Тизрәк кулыма агач алам. Агач эшенә осталык нәселдән киләдер. Әтинең бабасы Иван бизәкләп сандыклар, матур шкафлар ясаган. Иң беренче итеп, мәктәптә укыганда хезмәт дәресендә урындык ясадым. Хәзер ясамаган нәрсә калмагандыр инде (көлә). Әле бит умарталар да бар. Үземне башка авылларга эшкә чакырганда, умарталар әтигә кала», — диде Владислав. 

Бу як кешеләре бер-берсен хөрмәт итәләр, дин аеру да, милләт аеру да юк. Иванай—гүзәл табигате, биредә туып-үскән һәм оя корып, гөрләтеп яшәүче, тырыш хезмәтләре белән авылдашларының ихтирамын яулаган гаиләләр белән дә матур. Авыл тормышының җиңелдән булмаган якларын үзләренчә матур кабул итүче, барлык нәрсәдән ямь табып яшәүче халыкка сокланмау мөмкинме?!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев