Иванай авылы зиратында үлеләрне искә алу келәве узды
Балык Бистәсе районының Иванай авылында, Ходай Иисус Христосны чумылдырган исеменә (Богоявления Господне) керәшен чиркәве бар.
Бу чиркәүне төзү идеясе мәрхүм Александр Башировныкы булган. Ул чиркәү төзелешен башлап җибәрсә дә, ачылуын күрә алмыйча, мәңгелеккә күчте. Әмма авыл халкы аның изге эшен дәвам итте һәм чиркәү төзү хыялы тормышка ашырылды.
Үлеләрне искә алу көне булган 29 мартта Иванай авылы зиратында, Александр Башировны искә алу келәве узды. Аның якты истәлегенә багышланган теләк рәтен отец Димитрий Сизов үткәрде. Бу көнне авыл халкы Александр Ивановичның изге эшләрен яхшы сүзләр белән искә алды.
“31 мартта Александр Ивановичның вафатына биш ел тулды. Без аның якты истәлеген саклыйбыз һәм Ходайдан аны үз Падшалыгында исенә алуын сорыйбыз”, – диләр авылдашлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев