Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Иванай авылы клубында «Әбиемнең күңел сандыгы» диеп исемләнгән кичә узды

8 март көнне Иванай авылы клубы хезмәткәрләре «Әбиемнең күңел сандыгы» диеп исемләнгән кичә оештырганнар.

Кичәнең башында авылның хөрмәтле өлкәннәре үзләренең яшьлек хатирәләре, элгәреге йолаларны искә төшереп алганнар. Шулай ук, кичәдә авыл кешеләре өчен төрле уеннар, конкурслар һәм иҗади номерлар оештырылган.

“Бу чарада без, сандыктагы кадерле истәлекләр аркылы, залда утыручы тамашачылар белән әби-бабаларыбызның яшь чакларына сәяхәт ясадык. Кичке уенга чыккач, яратып уйный торган "Кулъяулык", "Чүпләм", "Түгәрәк уен", "Күпер асты" кебек җырлы-биюле уеннар уйнадык.

Кичә барышында безнең милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз һәм йола-гадәтләребезнең әһәмияте турында сөйләштек. Вакытлар узу белән, аларның кыйммәте арта гына. Безнең буыннан-буынга күчә торган традицияләребез – мәдәниятебезнең нигезе булып тора.

Балаларыбыз да, йола-гадәтләрне онытмыйча, киләсе буынга тапшырсыннар иде, дигән теләктә калабыз”, – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Нина Евдокимова.  

“Кичә ахырында, һәркем күңелендә җылы хатирәләр һәм милли горурлык хисе белән таралышты. "Әбиемнең күңел сандыгы" кичәсенән соң, без дә сеңлем белән кодагый әбинең сандыгында сакланып калган затлы күлмәкләрен киеп карадык”, – дип сөйләде Казанда яшәүче Нина Егорова. Иванай авылының мәдәни тормышы шундый чаралар белән баетыла һәм киләчәктә дә шундый матур традицияләр дәвам итәр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев