Юрий Гордеев Үринең оста гармунчысы, үзешчән композиторы
Һәр авылның горурланырлык кешеләре була. III марафон кысаларында да катнашучыларыбыз әнә шундый кешеләр белән таныштырып баралар. Балык Бистәсе районыннан Евдокия Толстова якташы, үзешчән композитор, куп җырлар авторы Юрий Гордеев белән таныштырды.
Аклы-каралы гармун сәдәфләреннән, күз күреме җитмәслек тизлектә бармакларын уйнаткан гармунчы, укытучылар гаиләсендә үскән егетебез Юрий тумышы белән Саба районы, Югары Шытсу авылыннан. 1982 елда гаиләләре Балык бистәсе районы, Үри Чаллысы авылына, әтисенең туган авылына күчеп кайталар. Армия сафларында хезмәт итә. 1989 -1995 елларда Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып белем ала, берүк вакытта Казаклар Чаллысы мәдәният йортында художество җитәкчесе, мәктәптә география укытучысы булып эшли. Көйләр чыгару белән мавыга башлавы да шушында башланып китә Юрийның.
Шул елның 5 октябрендә гаилә кора, тормыш иптәше күрше Бирдебәк авылы кызы Зоя Алексей дәдәй кызы. 1997-2004 елларда Бирдебәк авылында мәктәп директоры вазыйфасын башкарды. Бер үк вакытта география дәресләрен дә алып барды. 2004елда мәктәп ябылу сәбәпле, Шеморбаш гомумбелем бирү мәктәбенә эшкә күчерелә. Математика, география аңың төп предметларына әверелде. Хәзергесе вакытта Шомбыт мәктәбендә эшли.
Ике малай, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә малайлары өйләнеп шәһәрдә яши. Юра белән Зояның тупырдап торган ике оныклары бар. Кызлары Эльзага килсәк, «Кряшен чибәре» конкурсының актив катнашучысы, «Туым жондызы», «Җәмле Җураш буйлары» фестивальләре Лауреаты.
Бүгенге көндэ Юрий Гордеевның 30 дан артык жыры бар. Беренче жырын ул 1989 елда иҗат иткән. Ниндидер сәбәпләр аркасында иҗаты тукталып тора. 2018 елда чын-чынлап иҗат эшенә керешә Юрий. Бер-бер артлы яңа җырлар, шигырьләр иҗат итә, конкурсларда, фестивальләрдә катнаша. Узешчән композиторларның республика «Яшь йөрәкләр» фестивалендә Лауреат була. Районда узган смотр-конкурслар, билгеле, аның катнашыннан башка узмый.
Авылдагы җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый Юрий. Тырыш хезмәте, авылга керткән хезмәтләре өчен район җитәкчеләренең рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Юрий Гордеевның «Әнкәй чәе», туган авылы Үри Чаллысына багышлап язган җырларын, үзебездә генә түгел, республикада да югары бәялиләр. Быел үзешчән композиторларның республика бәйгесендә катнашып җиңү яулаган.
Юрий Гордеевның сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән тирән мәгънәле һәм моңлы җырларын тамашачылар бик ошатып кабул итә: «Истә кала торган җырлар, бер кат ишеткәч, телдән төшмичә кабатлана торган», - ди аның белән бергә күрше районнарда бергәләшеп бәйрәмнәрдә катнашучы иҗатташ дуслары.
Гомумән, аларның гаиләләренә сокланып бетеп булмый, үзләре дә, балалары да талантлы, мәдәният-сәнгатьтә генә түгел, тормышның башка тармакларында да бик тырышлар
Язмамны күп җырлар авторы, авылдашым Юрий Гордеевның җырга салынган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Туган җирнең туфрагында
Кала бит безнең эзләр.
Һәр буынга кадерле ул
Туган, торган нигезләр.
Эх,Үринең урамнары,
Хисләремнең чаткысы.
Гасырларда эзе калыр,
Яшәр Үри Чаллысы.
Яшьлегем искә төшереп,
Киң урамда йөримен,
Тарихларга кереп калган
Язмышың синең Үри.
Исемең синең – Үри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев